Кешеләр өчен яши
Килдештән Николай Исаевның вазифасы – кече ватанында укытучы булып эшләү.
(Тәтеш, 25 ноябрь, Тәтеш таңнары, Галина ТАҖЕТДИНОВА). Николай әле укучы булганда ук мәктәп директоры егеттә көчле холык, үҗәтлек, үзлегеннән белем алырга омтылу кебек сыйфатларны күрә. Әмма язмыш аны уку йорты бусагасына армиядә хезмәт итеп кайткач, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, берникадәр колхозда эшләгәч кенә алып килә.
Шулай да хөрмәтле педагог Николай Сергеевичның үтенеп соравы буенча Килдеш мәктәбенә эшкә килә, Казан педагогия институтын тәмамлый, һәм инде 28 ел дәвамында мәктәп аның икенче йорты булып тора.
Тәҗрибәле педагог физик культура һәм иминлек хезмәте дәресләре буенча укыту сәгатьләреннән тыш, гомуми физик әзерлек буенча дәрестән тыш эшчәнлек тә алып бара. Тренер янына волейбол һәм баскетбол секцияләренә спортның әлеге төр уеннары белән шөгыльләнүче мәктәп укучылары бик теләп йөри. Аның шәкертләре ярышларда уңышлы чыгыш ясаганнары өчен лаеклы бүләкләргә ия була.
Беренче квалификация категорияле педагог үзе дә даими үсештә, укучылар белән эшләүнең яңа алымнарын һәм ысулларын эзли. Хезмәттәшләре белән бай эш тәҗрибәсен уртаклаша, аңа берничә тапкыр һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабында “Ел укытучысы” исеменә номинация узу хокукы тәкъдим ителә.
Хезмәттәшләре аның турында ихтирам белән болай диләр: “Максатларына ирешүдә үҗәт, төгәл, ышанычлы дус, һәрвакытта ярдәм итә һәм аңлата, аңардан өйрәнер нәрсәләр бар”.
Балалар да яраткан педагогларының дәресләрен бик теләп көтеп алалар, ул анда аларга программа материаллары биреп кенә калмый, шулай ук үсеп килүче буынны ватанпәрвәр итеп тәрбияләүгә зур игътибар бүлеп бирә.
Мәктәп чыгарылышлары матур гадәт буенча мәктәпнең иркен коридорлары буйлап йөрү, үзләренең яраткан укытучылары белән аралашу һәм, әлбәттә инде, әлегә кадәр ышанычлы мөнәсәбәттә булган Николай Сергеевич белән күрешү мөмкинлеген һәрчак күз уңында тоталар. “Ул зирәк киңәшче, теләсә нинди тормыш хәлендә калганда һәрвакытта аңлый һәм кирәкле сүзләрне таба”, – диләр алар.
Газиз балалары Оксана белән Сергей да әтиләрен үзләре өчен үрнәк дип саныйлар, ул хатыны Любовь өчен – гомерлек яр һәм пар.
“Әти безне балачактан намуслы, гадел булырга, өлкәннәрне хөрмәтләргә, кечеләргә ярдәм итәргә өйрәтте”, – дип сөйли улы, аның инде үз гаиләсе бар.
Ул кечкенә булганда ничек итеп әтисенең аны балык тотарга алып баруын, кармакны суга җай гына тондырырга, җим кигезергә өйрәтүен, һәр эләккән балыкка сөенеп туя алмавын искә төшерә.
Көз фасылында Исаевлар урманга гөмбә җыярга йөрергә яраталар, хуҗабикә алардан төрле тәмле ризыклар әзерли.
Нык гаилә башлыгы соңгы дүрт елда умартачылык белән мавыгып киткән. Югыйсә умарта кортлары оясы әллә ни күп булмаса да, Николай Сергеевичның туганнарын һәм дусларын сыйларга файдалы бал һәрвакытта табыла.
“Кешеләр өчен яши” – авылдашларының әлеге кыска гыйбарәсе якташларына карата яхшы бәяләмә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев