Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Кешеләргә файда китерә

Гасырлар дәвамында үзенең әһәмиятен югалтмаган берничә һөнәр бар. Алар арасында даруханәдә эшләүче һөнәре шундыйларның берсе дип әйтергә мөмкин, чөнки кешеләрнең даруларга ихтыяҗы кимеми.

(Тәтеш, 19 июнь, “Тәтеш таңнары", Лина Тихонова, автор фотосы).  Гасырлар дәвамында үзенең әһәмиятен югалтмаган берничә һөнәр бар. Алар арасында даруханәдә эшләүче һөнәре шундыйларның берсе дип әйтергә мөмкин, чөнки кешеләрнең даруларга ихтыяҗы кимеми.

Узган гасырда Тәтештә бары тик үзәк район даруханәсе генә бар иде, ә хәзерге вакытта биш сәламәтлек саклау учреждениесе кешеләргә фармацевт ярдәме күрсәтә. Гәҗитебез битләрендә без  сәламәтлегебезне тәртиптә тотуга ярдәм итүче даруханәләрдәге медицина хезмәткәрләре турында сөйлиячәкбез. 
Дания Әһлетдинова үз һөнәрен ихластан ярата, ул аңа кырык ел фидакарьләрчә хезмәт итеп, белем, тәҗрибә, осталык туплаган. “Булачак гомерлек хезмәтемә кызыксынуны миңа химия укытучысы Валентина Трофимова уятты, аның фәне җиңел үзләштерелде, тагын да күбрәк беләсе килде. Мәктәптән соң Казандагы фармацевтика училищесына укырга кердем”, – дип сөйли Дания Миңнехәбир кызы.

Утыз кеше хезмәт куйган 152нче санлы үзәк район даруханәсенең тату коллективы турында җылы итеп искә ала. Фармацевт раслаганча, эшендәге барлык нечкәлекләргә аны тәҗрибәле остазлары өйрәткән, аларның киңәшләре аның хәтеренә нык булып кереп калган.  

“Хәзер барысы да әзер килеш кайта, ә ул чакта аптека җитештерүчәнлекле иде. Даими цикл булды – инфузияле эремәләр, порошоклар, мазьләр ясадык, аларның артыннан катгый контроль булды, фармацевт әйберләре җибәрдек, дезинфекция эремәләре әзерләдек, бөтен хастаханәне тәэмин итеп тордык. 90нчы елларда Кама Тамагы районын да тәэмин иттек”, – дип искә төшерә хезмәт ветераны.

“Хәзерге вакытта система үзгәрде, таләпләр күпкә югары була башлады, төрләнеш тә артты, шуңа күрә Дания Миңнехәбир кызы үзенең белем дәрәҗәсен һәрдаим үстереп тора. Без аны профессиональлеге һәм намуслылыгы өчен бәялибез”, – ди аның хезмәттәше Светлана Тойкина.

Теге яки бу препаратны сатып алу буенча нинди киңәшләр бирүе турындагы сорауга Дания Әһлетдинова фармацевт консультациясе күрсәтүен һәм яхшы нәтиҗә бирсенгә даруларны ничек кабул итәргә кирәклеген һичшиксез аңлатачакмын дип җавап бирде. 

“Эшемдә иң күңелгә ятышлысы – кешеләргә файда китерү. Күпчелек клиентларны инде күптәннән беләм, нинди дару сорыйсыларын сизәм, кайчак­ларда сүз белән хуплыйм. Шулай да безнең һәркайсыбызның сәламәтлеге үзебездән торуын, аңа игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген истә тоту зарур”, – дигән зирәк киңәшен бирде якташларына әңгәмә азагында тәҗрибәле ханым. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев