Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Кешеләргә карата – мәрхәмәтле, киң күңелле

“Авангард” газетасы редакциясенә Тәтешнең педагогия училищесын 1985 елда тәмамлап чыгучылардан хат килде, алар анда үзләренең педагоглары Фәүзия Ибраһимова турында язганнар.

(Тәтеш, 27 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Студент ­еллары – тормышта иң күңелле вакытлар. ­

Педагогия училищесын тәмамлаган көнгә инде 35 ел узса да, әйтерсең лә, кичә генә кебек тоела. 
Вакыт елгасы аяусыз һәм мәңгелек бу­лып ага, шулай да әлеге агымга бөтенләй
дә буйсынмаган нәрсәләр бар. Вакыйгалар, тормышта онытылмаслык эзләр калдырган кешеләр, яшәеш юлы буйлап якты йолдыздай озата баралар. Без шундый бер шәхес турында сөйләргә телибез.

Сыйныф җитәкчебез, укытучы Фәүзия Йосыф кызы Иб­раһимованы Тәтештә генә түгел, аннан читтә дә беләләр. Укыган елларында ул ярдәм иткән кызлар һәм малайлар чиксез ватаныбызның төрле почмакларына таралышты. Ләкин остазны һәм аның укучыларын бәйләп торган күренмәс җеп озак еллар дәвамында сакланып калды.

Фәүзия Йосыф кызы быел юбилеен билгеләп үтә. Хатын-кыздан яшен сорау килешми, ләкин  ул үтелгән гомер юлы белән горурлана һәм үзенә 70 яшь булуын һич кенә дә яшерми.  

Бу яшьтә кайбер кешеләр артта калган елларын искә алганда, заяга яшәүләренә үкенәләр, ләкин бу аңа кагылмый. Ул уңышка да, хөрмәткә иреште. Гаилә, белем алу, эш, балалар тәрбияләү – барысы да уңышлы булды. Ул сынаулар һәм авырлыклар кичерде, намуслы, кешеләргә карата мәрхәмәтле һәм киң күңелле булуын саклап калды.  Балалары һәм оныклары, уку елларында ата-аналарын алыштырган студентлары өчен аның бәһасез тәҗрибәсе, тормыш зирәклеге бик кирәк.    

Фәүзия Йосыф кызы ­актив яшәү рәвеше алып бара. Балык тотарга йөри, скандинавия йө­реше белән шөгыльләнә. Кышкы кичләрдә ахирәтләре белән очраша, шигырьләр укый, яраткан җырларын җырлый. Җәен аның бакчасы матур чәчәкләргә күмелә, ә көзен үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләренең мул уңышына кинәнә. Аларны туганнарына, танышларына һәм кайчакларда янына килгән элекке студентларына күчтәнәч буларак биреп җибәрә. Ә уллары, киленнәре, оныклары мул табын артына җыелганда, аның күзләрендә шатлык нурлары балкый! Йорты балаларның шат авазларына күмелә. Йөрәге рухи җылылык һәм сөенеч чаткылары белән тулылана. Ә бәхетле булу өчен моңардан да кадерле берни юк”.

фотоны Людмила Симонова ткъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев