Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кешеләр

Кешеләргә хезмәт итү – аның тормыш карашы

Тәтешле Зиннур Габдуллин җитәкче вазифаларда 40 елга якын эшләү дәверендә аңа меңнән күбрәк кеше белән эшләү бәхете насыйп булуын раслый.

(Тәтеш, 23 октябрь, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова (автор фотосы) ). “Мин аларның барысына да рәхмәтле”, – ди ул.

Ташкент өлкәсенең Ангрен шәһәреннән Зиннурны ике яшь чагында бабасы белән әбисе әнисенең кече ватаны Алабирдегә алып кайта, бу авыл аның өчен туган җиренә әйләнә.

Зиннур Фәрваз улы балачагын бәхетле вакытлар буларак искә ала, югыйсә үзен эштән башка күз алдына да китерә алмаса да. Авыл егете башлангыч мәктәптә укыганда ук спортка тартыла, мәктәп укучысы җиденче сыйныфта ук инде чик буе гаскәрләрендә хезмәт итәргә хыяллана, физик яктан үсә, яхшы укырга ­тырыша.

Безнең авыл хуҗалыгы техникумының беренче курсында армия сафларына чакырыла, үзе хыялланганча, Ерак Көнчыгыштагы чик буе гаскәрләренә эләгә. ­Легендар гаскәрләрдә хезмәт итеп кайткан тәтешлеләр аның башлап йөрүендә берничә дистә еллар инде үзләренең бәйрәмендәге тантаналы митингта очрашалар.

Аралашучан һәм спорт сөючән яшүсмер совхоз техникумда “Уңыш” ДСО студентлар рәисе була, районның мәдәни-иҗтимагый тормы­шында актив катнаша. Казанга квалификациясен үстерергә барган чакта булачак хатыны Мәсхүдә белән очраклы гына очрашуы аның язмышына борылышлы вакыйга ясый. Яшь ир-ат бәхетле була – яраткан хатыны, Бауман районы башкарма комитетында яхшы вазифасы бар югыйсә, әмма шулай да күңеле  аның кече ватанына тартыла, бигрәк тә, Тәтеш районына шундый өметле кадрлар кирәк чагында. Уйланган – эшләнгән, Габидуллиннар гаиләсе Тәтешкә кайтып төпләнә.

“Районның комсомол комитетында бер ел эшләдем, аннары районның спорт комитеты рәисе вазифасын тәкъдим иттеләр, – дип сөйли Зиннур Фәрваз улы. – Эшкә зур омтылыш белән алындым. Без хезмәттәшләр белән шәһәрдәге һәм авыллардагы һәрбер предприятиедә физкультура буенча советлар оештырдык, шәһәр стадионын төзекләндердек. Безгә республика районнарыннан ярышларга дистәләгән команда килә иде, күрсәткечләр буенча без республикада призлы урыннар яуладык”.

Җитәкченең максатларда ныклап ирешүдәге хезмәт юлында киләсе этап Буа мамык фабрикасы учас­тогы була. Әмма Зиннур Фәрваз улы күрше район подразделениесе белән канәгатьләнеп калмыйча, ә җирле тегү цехы булдырырга уйлый, нәтиҗәдә  җиһаз фабрикасын да һәм уй-теләген дә тормышка ашыра алган. 

“Башка предприятиеләрдән алдынгы тәҗрибәгә өйрәндем, яңа тегү машиналары сатып алдым, тегүчеләрне укуга йөрттем, – дип искә төшерә хезмәт ветераны. – Тегү цехы һәм җиһаз фабрикасы тулы көченә эшләде. Безнең продукция үзгәрешсез сорау белән файдаланылды, 17 кешелек коллектив 137гә кадәр артты”.

Нәтиҗәдә, максатчан җи­тәк­ченең югары оештыру сәләтен һәм теләсә нинди авыр хәлдән чыгу җаен таба белү осталыгын бәяләп, аңа автотранспорт хуҗалыгын, аннары райпоны, көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатын ышанып тапшыралар. Һәм Зиннур Фәрваз улы күрсәтелгән ышанычны һәр җирдә аклый алган. Ул кыю рәвештә болай дигән: “Предприя­тиеләр эшләргә тиеш, кешеләр – яхшы хезмәт хакы алырга һәм үз гаиләләрен тәэмин итәргә”.

Шулай да ул 20 ел гомерен багышлаган Тәтеш автомәктәбен үзенең төп эш урыны булуын белдерә. “Республиканың ДОСААФ оешмасына раслауга килгәч, миңа өч көннән Мәскәүгә җибәрү өчен автомәктәпне банкрот дип танып һәм аны ябу турында әзерләнгән документлар белән папка күрсәттеләр, – дип сөйли Зиннур Фәрваз улы. – Мин барысын да булдырачакмын һәм ярты елдан бу башка оешма булачагын һәркайсына расларга керештем, һәм, рәхмәт, миңа ­ышандылар”.

Яңа җитәкче автомәктәпне торгызу буенча алга таба эшләгәндә үзендәге эшлек­ле активлыкны кешеләр белән хезмәттәшлек итү осталыгында берләштереп, барлык тәҗрибәсен эшкә җигә. Автодромны төзегән вакытта ул предприятие­не саклау өчен дәлилле тәвәккәллеккә барып, аның киләчәктә кирәклеген әйтерсең лә алдан ук күргән. “Кыенлыкларны җайга салдык, вакытлар узу белән матди-техник базаны яңарттык, безнең районда, шулай ук башкаларында да, уку класслары ачтык, – дип уртаклаша хезмәт ветераны. – Автомәктәп үз категориясендә республикадагы автомәктәпләр арасында алдынгы урынны били”.

Якташыбызның хезмәте дәүләт бүләкләре белән югары бәяләнгән, ул – ТРның атказанган транспорт хез­мәт­кәре, аның “Россия­­­ ДО­СААФы алдындагы хез­мәтләре өчен” III дә­рәҗә ордены, ТР Президенты Рәхмәте, медальләре, Мактау грамоталары бар. Ул күп еллар районда депутат итеп сайланган.
“Тормыш юлымда мин үземне һәр яктан тулысынча үстерә алдым, – ди әңгәмә вакытында Зиннур Габидуллин. – Бабамның васыятен күңелдә саклап, кешеләргә хөрмәт белән карыйм, үземә дә шундый мөнәсәбәтне күрәм. Хәзер мин үземне яраткан гаиләмә багышлыйм, хатыным белән безнең ике балабыз, онык һәм оныкчык бар. Күңел кушуы һәм якыннарга финанс ярдәм күрсә­тү өчен кечерәк бизнес алып барам, йорт хуҗалыгындагы, яшелчә бакчасындагы эшләр белән шөгыльләнергә, кармак тотып балык каптырырга, урманда гөмбә җыярга яратам, тимер­аякта шуам, хоккей матч­ларына хөкемдарлык итәм, барысын да санап чыгу мөмкин түгел. Алда әле ямьле һәм кызыклы ­тормыш дәвам итә!” 
  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев