Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Кешеләргә ярдәм итү зур шатлык

Миләүшә Шәрәфетдинова медицинага 33 ел элек килгән, районның ашыгыч ярдәм бүлегенә кадәр ул Лаптевкада ФАП мөдире булып эшләгән.

 Балачак елларында ук барысына да “табиб булам” дигән, туган авылы Зур Әтрәчтәге күрше әбисендә фатирда торган кызлар-шәфкать туташлары аның күңеленә бик тә хуш килгән. Һәм укуны тәмамлагач, кыз үзенең язмышын медицина белән бәйләргә ­булган.

“Мине, медицина училищесы чыгарылышын, Лаптевка ФАПына эш­кә җибәрделәр. Кешеләр сәламәтлеге өчен даими киеренкелек һәм гаять зур җаваплылык искә төшә, чөнки күп очракта үземә хәл итәргә туры килде, ул чакта әле тәҗрибә дә юк. Хезмәтемә шунда ук диярлек керештем, йөкле хатын-кызны тракторда бала тудыру йортына алып барганда ул юлда, кыр уртасында, сабыен якты дөньяга тудырды. Кызчык сәламәт булып аваз салды. Мин ул чакта еладым, бәхеттәндер инде, мөгаен”, – дип елмаеп искә ала Миләүшә Шәрифҗан кызы.

Озакламый ул үзенең гомерлек парын – Баймәт авылыннан Рамилне очрата. Туй уздыралар. Ире авыл хуҗалыгы техникумына укытучы булып урнашкач, яшьләр Тәтешкә килеп төпләнергә була. Миләүшә декрет ялыннан соң ашыгыч ярдәм бүлегендә эшли башлый. Һөнәренең барлык зирәклекләрен өйрәткән, шул елларда өлкән фельдшер булып эшләгән Дания Шәйхулла кызы Әхмәтшинаны үзенең остазы, дип саный. Яшь медицина хезмәткәре нәкъ тә аңардан күп нәрсәләргә өйрәнгән, иң мөһиме – хезмәтен яратырга, тү­землеккә, эш ­осталыгына.

“Шушы вакыт эчендә күп нәрсәләр үзгәрде, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Элек теләсә нинди һава торышында – пычракта, кар-буранда кешеләр чакыруы буенча бара идек. Шундый чаклар булды, авыруны китерәбез һәм 4нче катка носилкада үзебез күтәреп менгезәбез. Ә хәзер барысы да төптән үзгәрде: хастаханә үзе дә, андагы шартлар да, медицина җайланмалары да, заманча итеп җайлаштырылган ашыгыч ярдәм машиналары, иркен лифт барлыкка килде. Бары тик бер нәрсә үзгәрешсез калды – ашыгыч ярдәм фельдшеры өчен һәр чакыру – иң мөһиме. Һәм бер генә очрак та икенчесенә охшамаган. 33 ел эчендә эштә төрле вакытлар булды, шулай да мин аны яратам. Үземнең тату һәм әйбәт коллективны яратам, анда барысы да үз эшенең осталары. Безнең һөнәрдә иң зур шатлык, ул кешеләргә ярдәм итү, кемнеңдер гомерен сак­лап калу”.

“Миләүшә Шәрифҗан кызы бик яхшы эшләгәне өчен район, республика дәрәҗәсендәге Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Ул бик яхшы медицина хезмәткәре булу белән бергә, тагын әле хуҗабикә, хатын, әни һәм әби дә”, – диләр аның ­хакында хезмәттәшләре.

“Кызым Ралия минем сукмактан китте, Казан шәһәрендәге госпитальдә өлкән шәфкать туташы булып эшли. Оныгым Камилла җәен өч ай бездә торды һәм дәү әнисенең тәмле токмачын, куертылган сөт белән коймагын һәр көнне ашарга да әзер иде, – дип сөйләшүне дәвам итәбез. – Буш вакытларда чәчәкләр – розалар үстерү белән шөгыльләнәм. Аларның исәбен дә белмим, рәсемдә сорт исеме белән язылган яңа төслеләрен күргәчтен үк, әлеге чәчәкне үзебезнең өй алды бакчасында күрергә  телим”. Чәчәкләр үз хуҗа­бикә­ләренең кайгыртучанлыгына матурлык биреп торулары белән җавап кайтаралар.

Юбилейлы туган көнендә аңа кияве рәхмәт сүзләре белән гаять зур роза гөлләмәсе бүләк иткән, Миләүшә Шәрифҗан кызының аңа хәтта кочагы да җитмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев