Хатын-кыз өчен иң мөһиме – гаилә
Байраштан Фатыйма Әминова “Ана даны” медаленә ия.
(Тәтеш, 4 март, “Тәтеш таңнары”). Ул Апас районында туган, шулай да кызның Тәтеш районы егетенә күзе төшкән, һәм борынгы гадәт буенча, Дамир чибәркәйне, аның ризалыгы белән урлап кайткан, шулай итеп кырык ел элек Байрашта яңа гаилә барлыкка килгән.
– Башта колхозда товарлыклы-сөтчелек фермасына бозау караучы булып эшкә кердем, берни белми идем, хезмәттәшләрем әйбәт кабул иттеләр, өйрәттеләр, бездә халык яхшы, – ди Фатыйма Фатыйх кызы. – Аннары хуҗалыкның бозаулату бүлегендә, шуннан соң сыер савучы, склад мөдире булып эшләдем, ирем Дамир Хәсип улы ясалма орлыкландыручы вазифасында хезмәт куйды. Без күп вакытны эштә уздырдык, ә биш балабыз мөстәкыйль булып үстеләр, безгә һәр нәрсәдә дә булыштылар, бер-берләрен дә карадылар.
Хатын-кыз тормышта иң мөһиме – гаилә булуына, мөнәсәбәтләрне ничек төзергә икәнлеген үз үрнәгеңдә күрсәтергә, эшләргә, якыннарны кайгыртырга кирәк, дип саный.
Фатыйма Фатыйх кызы иреңнең туганнарын, алар нинди генә туганлык дәрәҗәсендә булсалар да, һичшиксез ихтирам итәргә, хөрмәт күрсәтергә кирәк, чөнки аларның һәммәсе дә – уртак гаилә, дип билгеләп үтә.
– Бергәләп барлык кыенлыкларны да җиңеп чыгарга була, шатлыкларны гына түгел, ә кайгыларны да уртаклаша белү – зур әһәмияткә ия, – дип белдерә күп балалы ана.
Ир белән хатын йорт хуҗалыгында һәрвакытта мал-туарны күп асраганнар, лаеклы ялда булсалар да авылча яшәү гадәтен дәвам итәләр, аларның ике сыерлары бар, артып калган сөтне җыючыга тапшыралар, үгез, тавыклар тоталар, җәй көне башка кош-кортлар да үстерәләр. Бәйрәмчә яши алмыйбыз, эшләргә күнеккәнбез, диләр Әминовлар.
Балалары һәм сигез оныклары кадерле кешеләре янында еш булалар. Ураза һәм Корбан гаетләрендә бергәләп очрашу, анда туганнары белән аралашу, ирешкән казанышлары турында сөйләшү, мактап алу, бер-берләренә ярдәм итү, үткәннәрне искә алу һәм барысы да яхшы булачагы турында сөйләшеп утырулар чын бәйрәмгә әйләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев