Хезмәте тиешенчә бәяләнгән
“Бакырчы” ҖЧҖдан Әлфинур Фазлыева – районда иң яхшы сыер савучыларның берсе.
(Тәтеш, 20 февраль, «Тәтеш таннары», Галина ТАҖЕТДИНОВА). “Колхозда сыер савучы булып эшләүче әнигә булышырга дип, мәктәптә укыганда ук инде фермага йөгерә идем. Әнием Назымгөл Фазлыеваның һәрвакытта алдынгылар исәбендә булуы, аның фотосурәте Мактау тактасында эленеп торуы белән бик горурландым, – дип сөйли машина белән саву операторы. – Мал-туарны яратырга, эш осталыгына аңардан өйрәндем”.
Әлфинур Мансур кызының кул астында бүгенге көндә илледән артык сөтлебикә исәпләнә. Ул сыерларның саны, аның дусларыныкы кебек, җитмешкә кадәр җитәргә мөмкин ди. Шулкадәрле күп терлекне саварга да, карап-чистартырга да өлгерәсеңме дигән соравыма, җитез итеп болай диде: “Эш күп, әлбәттә, зарланырлык түгел, өлгерәбез. Хезмәт шартлары яхшы: бинада җылы, якты, эшебез механикалаштырылган һәм яхшы итеп түләнә”.
Үзенең малкайларын ул назлый һәм иркәли, алар чисталыклары һәм югары савым бирүләре белән аерылып торалар. Бер сыерның продуктлылыгы малкайлар төркеме буенча 2017 елда 6283 килограмм тәшкил иткән, ә узган ел эчендә – 6670 килограмм. Сыер савучы әйтүенчә, аның яраткан Малек кушаматлы сыеры тыныч холыклы, аңардан 25шәр килограмм сөт савып ала икән.
“Әлфинур Мансур кызы үзенең хезмәтен намус белән башкара, эш нәтиҗәләренә җаваплы карый. Ул яшь сыер савучылар өчен остаз булып тора, алар белән үзенең эш тәҗрибәсен уртаклаша. Эшчәнлеге һәм игелеклелеге белән коллективта хөрмәт казанды”, – дип тасвирлый аны авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Илгиз Шәйхаттаров.
Аның тырышлыгы турындагы мактау сүзләрен лаеклы бүләкләре – хуҗалык җитәкчесеннән, район башлыгыннан бирелгән Рәхмәтләр раслый, үткән елда аңа ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылган.
Әлфинур һәркем үз урынында булган, берәр ярдәм кирәксә – барысы да булышырга әзер торган тату коллективта эшләве белән канәгать.
Ул җитәкчелек ягыннан аңлау һәм кайгыртуны тою нәтиҗәлелеккә мөһим этәргеч булып торуын ихтирам белән билгеләп үтә. “Эшеңне хезмәттәшләреңнең тиешенчә бәяләве күңелгә шатлык өсти”, – диде ул әңгәмә азагында.
Фазлыева фото архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев