Хезмәткә рух күтәренкелегендә алына
Тәтешле Валентина Резюкова – банкның өстәмә офисларының берсендә икътисадчы.
(Тәтеш, 11 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Юлия Калинина (автор фотосы)). Коммерцияле предприятиедә ул биш елдан күбрәк эшли, ә хезмәт эшчәнлеге исәп-касса үзәгендә башлана.
“Бездә коллектив зур түгел, нибары дүрт кеше, әмма бик тату. Бер-беребезгә һәр яклап ярдәм итәргә тырышабыз. Эшебез дә гади генә түгел, җаваплы. Клиентларның күпчелек өлеше – пенсионерлар һәм безнең районнан да, тирә-күрше яклардан да яшь аналар. Кагыйдә буларак, клиентлар безнең хезмәтләрдән бер тапкыр файдаланып, һичшиксез тагын киләләр. Һәм, әлбәттә, аларның күбесе безнең белән үзләренең тормыш тарихын уртаклаша, акчаны нинди кирәк-яракларга алулары турында сөйлиләр. Еш кына сәбәпләре сөенечле торак сатып алуга, балалар яки оныкларның укуына. Клиентлар күп килгәнне яратам, көн тиз уза”, – ди Валентина Владимировна.
Тормыш бер урында тормый, эштәге интернет-программалар яңартыла, банк хезмәткәрләренә таләпләр дә үзгәрә. Язма героебыз замана белән бергә атлый, барлык яңалыкларны кертүне ул кыенлыкларсыз башкарып чыга.
“Валентина Владимировна – бик киң күңелле, ягымлы хатын-кыз, шуңа күрә клиентлар бик еш нәкъ тә менә аңа эләгергә тырыша. Эшкә рух күтәренкелегендә алына. Моннан тыш, ул – җаваплы һәм яхшы белемгә ия хезмәткәр”, – дип тасвирлый Валентина Владимировнаны өстәмә офис җитәкчесе Инна Гавчева.
Кызларының икесе дә әниләре сукмагыннан китмәгән, медицинаны сайлаганнар һәм хәзерге вакытта Ульянда яшиләр. Ял көннәренең күпчелек өлешен Валентина Владимировна яшелчә бакчасында уздыра, ә инде мөмкинлек килеп чыкса, саннардан читләшеп, табигатькә чыгып ял итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев