Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Хисләрне яшьтән саклагыз

Гаилә коруның илле еллыгы – бу яраткан кешеләрнең еллар буе булдырган, бергәләп күпне кичергән һәм күп нәрсәләр эшләгән олы тормыш юлы.

(Тәтеш, 16 август, "Тәтеш таңнары", Мария Храмова, автор фотосы).  Бергә гомер кичерүләренең күптән түгел илле еллыгын билгеләп үткән тәтешле Людмила һәм Владимир Царевлар үз гаиләләренең “алтын” тарихын сөйләде. 

“Без төп тәтешлеләр булсак та, бер җирлектә яшәсәк тә, шул очрашуга кадәр бер-беребезне белмәдек, – дип сөйли Людмила Петровна. – Беренче тапкыр мин эшли торган үзәк даруханәдә күрештек, ә ул дусты белән үзенең әнисе өчен дару сатып алырга кергән иде. Мине күрде һәм тәрәзә янында, әйтерсең лә юри, бияләен калдырып чыгып китте, аннары аны алыр өчен тагын керде, сөйләшеп киттек, шулай дуслаштык”.

Яшьләр туйдан соң иренең әти-әнисе бе­лән фатирда яшәгән, аннары аның әти-­әнисе сатып алган йортка күченгәннәр, шулай да өч елдан соң йорт төзергә ­уйлаганнар.

“Барысын да икәүләп башкардык, бергә казыдык, нигезен салдык, ниргәләрен җыйдык. Төп хезмәт иремнең җилкәсенә төште, әлбәттә, ул минем бик уңган, кулы алтын, бар эшне дә булдыра, – ди гаилә учагын саклаучы ханым җылы итеп. – Бер җәй эчендә көзгә таба алгы ызбаны кордык һәм шуңа сөенеп туя алмадык, үз көчебез белән салган йортта улыбыз Сергей тугач, өчәүләп яши башладык”.

Еллар уза барган саен торак зурайган, төзек­лән­гән, эшчән ир белән хатын икенче ба­ла алып кайту турында уйлашкан, икесе дә бит күп балалы гаиләдән, һәм якты дөньяга кече уллары ­Александр аваз салган.

“Үзебез эштән беркайчан да курыкмадык һәм балаларны да шуңа өйрәттек, – диләр юбилярлар. – Өйдәге хезмәтне ир-атныкы, хатын-кызныкына бүләргә кирәкми, гомерлек ярыңа булдыра алганча  ярдәм ит, тырыш”. Шулай да Людмила Петровна Владимир Петровичның үзен кызгануын, авыр эштән саклавын, чөнки аның еш кына кан басымы югары булганлыктан, яраткан хатынын югалтудан куркуын яшерми. Хәзер инде йорт хуҗасының үзенең дә сәламәтлеге какшаган, кайгыртучан хатыны аңа һәрьяклап тәрбия кыла. “Һәрвакытта эштә булды – балта остасы иде, нәрсәләрдер ясады, киез итекләргә ямау сала белде, балык тотарга йөрде, яшелчә бакчасында эшләде – җирне бик яратты, тәмәке тартмады, – дип саный иренең яхшы якларын хатыны. – Ярты гасыр иңгә-иң куеп яшәдек, әйтерсең лә кичә генә әле туй уздыргандай тоела”.

Царевлар өчен балалары һәм оныклары Яна белән Иван зур бәхет. Алар һәр көнне якыннарының сәламәтлеген сораша, ешрак килергә тырыша, хуҗалыкта ярдәм итә. Югыйсә нык холык­лы ханым булышу турында сорарга яратмый – олы кыз булганлыктан балачактан эшләп үсүен, җиде кешелек бөтен гаиләнең керләрен юганын, ә аннары авыр кәрҗиннәрне текә яр буйлап Иделгә  ничек итеп чайкарга күтәреп төшүен искә ала. “Хәзер генә ул өйдә барлык шартлар булдырылган, сөенеп кенә яшисе”, – ди ул. 

Өйалды бакчасы матур чәчәкләргә төренгән күр­кәм йортта яшәүче ир белән хатын безнең белән хушлашканда болай дип уртак­лаштылар: “Ярдәм, ышаныч һәм ярату булган гаиләдән дә кадерле берни юк. Үз хисләреңне еллар буе югалт­мый алып барыр өчен, аны яшьтән ­сакларга кирәк”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев