Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Хәлил Магсумов: “Туган ягым миңа кадерле”

Һәр авылның мәдә­ният йорты үзенә җәл­еп итеп торырга тиеш, ә Кече Әтрәчтәге мәдә­ният йорты бина­сының тирә-юне дә әкияти, тылсымлы булып тоела.

(Тәтеш, 22 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).  Әтрәчлеләр өчен шатланасы килә: аларның мәдәният учагында инициативалы һәм иҗади кеше Хәлил Магсумов эшли.

Ул комсомолның туган көнендә – 29 октябрьдә якты дөньяга аваз салган. “Шуңа да, минем холкым шундый тынгысыздыр, күрәсең”, – дип елмаеп сөйли үзе турында Кече Әтрәчтә туып-үскән ир-ат.

Аның күңеле иҗади уйлар белән тулы. Хәлил Исхак улының тырышлыгы белән төзекләндерелгән яңа мәдәният йортының тирә-юне ачык һавада үзенчәлекле музей булып тора. Кече архитектура әйберләренең матур эшләнеше һәм хәтта аларның урнаштырылуы соклангыч мохит ­тудыра.

– Безнең клуб тер­риториясенең һәр почмагы тематик ком­по­­зи­цияләр бе­лән ту­лы­ланган, – ди Татар­станның атказанган мәдәният хез­мәткәре. – Бик теләп экс­курсияләр үткәрәм, Кече Әтрәч авылы халкына һәм кунакларга безнең тарих турында сөйлим.

Хәлил Исхак улы мә­дәният йорты директоры булып 30 ел эшли һәм бу вакыт эчендә авыл тарихын, татар халкының гореф-гадәтләрен, Тәтеш районының тарихи-мә­дәни мирасын саклау буенча материал туплау­да бәяләп бетергесез эш алып бара. Мәдәният йорты директорының хезмәттәшләре әй­тү­енчә, алар аның гадәти булмаган идеяләренә һәрвакытта таң калалар: йә мәдәният йорты каршында үзенчәлекле итеп бизәлгән узган гасыр әйберләре, йә Кар кызы, йә кардан ясалган танк барлыкка килә. Балаларның үз мәйданчыклары бар, кышын шугалак ясыйлар. Иртә яздан алып көзгә кадәр аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра! Гүзәллеккә тартылуны Хәлил Исхак улы гади генә итеп аңлата: “Кешеләрнең шатлануын телим!”

Ә якташлары аңа һәр яклап ярдәм итәләр, сүз белән дә, эш бе­лән дә булышалар. Биг­рәк тә җир­лектәге авыл ху­җа­­лыгы предприя­тиесе җитәкчесе Радик Нургалиевның ярдәме сизелә, ул авылны торгызу өчен вакытын да, акчасын да кызганмый.

Кече Әтрәч мәдәният йорты, чыннан да, авыл халкын җәлеп итү, аралашу һәм бергәләп ял итү урыны булып тора. Аның базасында районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова рәислегендәге җирле бүлекчә вәкилләре актив эш алып бара.

– Туган ягым миңа ­кадерле. ­Якташларга көчемнән килгән кадәр ярдәм итәргә әзер, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. – Мактау һәм рәхмәт өчен түгел, бар көчем белән ­уртак уңайлык өчен игелекле эшләр башкарырга ­тырышам. Барлык кешеләр дә туган җирләре өчен янып-көеп яшиләр, дип ­ышанам.

Без Хәлил Исхак  улы­ның туган авылын һәм күрше Никифоровканы газлаштыруда актив катнашуы, аның инициативасы буенча мәдәният йорты территориясен­дә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәй­кәл барлыкка килүе, ә фронтовикларның туганнары һәм җирле халыкның исемле савырлар утыртуы кебек игелекле эшләре турында газетабызга язган идек инде. Авылда мәчет төзүдә, чишмәне торгызуда да аның өлеше зур. Хәлил Исхак улы ел саен Әтрәч укуларын оештыруга үз өлешен кертә, Корбан бәйрәмендә хәйрияче булып тора, Мөселманнарның Диния нәзарәте эшендә актив катнаша, рес­публика мәчетләренә һәм мәдрәсәләренә мат­­ди ярдәм күрсәтә. Сүз уңаеннан, Югары мөселман мәдрәсәсендә белем алуы белән бергә дүрт югары уку йортын тәмамлаган. Район күләмендәге бәйгенең “Мәрхәмәтле йөрәкле ир-ат” номина­циясендә җиңүче дип ­танылган.

– Хәлил Магсумов – әйткән сүзендә торучан хезмәт кешесе, – диләр аның турында якташлары. – Куелган максатларына һәрвакытта ирешә. Андый кешеләр күбрәк булсын иде!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев