Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Хушпуны буыннан-буынга тапшырып калдырганнар

Иоково авылы китапханәсе ки­тапханәчесе Лилия Арисова безгә үзенең авылдашы Раиса Храмова ­турында сөйләде.

(Тәтеш, 11 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Иоково авылы китапханәсе ки­тапханәчесе Лилия Арисова безгә үзенең авылдашы Раиса Храмова ­турында сөйләде.

Авыл җирлегендәге тормыш шәһәр­некеннән нык аерыла, иртәдән кичкә кадәр эш җитәрлек. Хатын-кызларның бигрәк тә мәшәкате күп: гаилә, балалар, шәхси ярдәмче хуҗалык. Авылда яшәүче хатын-кызлар тыйнак һәм бик тырышлар, шул ук вакытта алар танылу, дәрәҗәле бүләкләр көтмиләр.
Раиса Храмова – шундый хез­мәт­чәннәрнең берсе. Ул Иоково авылында туа, җирлектәге уңган егет Василий Храмовка кияүгә чыга. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта барысы да үз гаиләсе белән яши, алар әбиләренә биш онык бүләк иткән. Раиса Алексеевна гомер буе тер­лек­челектә эшләп, лаеклы ялга чыккан.

Хезмәт сөючән хатын-кыз пенсиядә дә эшсез утырмый. Ул кул эшләре белән шөгыльләнә: тегә, бәйли, чигә. Раиса Алексеевна якташларын үзенең осталыгы һәм таланты белән шаккатырудан туктамый. Ул чувашларның милли баш киемнәре: хушпу, тухья, масмак ясый. Аның тылсымлы куллары ясаган әйберләре күз явын алырлык. Авылдашлары һәм районның башка чуваш торак пунктларында яшәүчеләр кул остасына баш киемнәре ясау, милли күлмәкләр тегү яки үзләренә мирас булып калган борынгы баш киеме – хушпуны яңартып бирү үтенече белән мөрәҗәгать итәләр.

– Чуваш хатын-кызларының баш киеме хушпу гаиләдә буыннан-буынга күчә. Зур гаиләдә ул еш кына бердәнбер булырга да мөмкин, шуңа күрә бик кадерләп саклана. Кызга аны никахлашкан вакытта кидерәләр. Хушпу –  чуваш хатын-кызларының бәйрәмдә кия торган баш киеме булган. Булачак кәләшләр аны балачактан ук чигә башлаганнар. Бизәкләргә кызларның иң изге теләкләре “төшерелгән”. Элек хушпуга көмеш тәңкәләр тегелгән, – дип аңлата Раиса Алексеевна. – Хатын-кызларның баш киемен бизәгән тәңкәләргә килгәндә, әлеге тәңкәләргә бер олау утын һәм хәтта атлар да сатып алырга мөмкин булган.
Киң күңелле, башкаларның борчуларын аңлап ярдәм кулы сузучы мөлаем авыл хатыны кешеләрне һәрвакытта сөенеп каршылый, аның йортында җылылык һәм үзенә бер төрле кунакчыллык мохите хөкем сөрә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев