Киң күңелле Ваһаповлар
Бакырчы авылында җирлек өчен янып-көеп яшәүчеләр шактый. Шундыйларның берсе – Илгиз Ваһапов.
Ул Бидәңге авылында туып-үсә, шунда мәктәпне тәмамлый. Яшьлек елларын гаилә тормышы алыштыра. Илгиз абый хатыны Фәния апа белән 47 елдан бирле тигезлектә гомер кичерә. Ваһаповлар икесе дә җирле авыл хуҗалыгында фидакарь хезмәт куйганнар, бүгенге көндә инде алар лаеклы ялда. Гаилә пары ике бала тәрбияләп үстергән, хәзер аларның үз гаиләсе. Менә шулай, тормыш мәгънәсен кешеләргә кирәк булып яшәүдә, игелекле эшләр кылуда күргән Ваһаповлар гаиләсе кечкенә шатлыкларга да сөенеп, җирлектәге башкарылган эшләрдән күңел ләззәте алып, гаилә тынычлыгына, балаларының уңышларына сөенеп, оныклар шатлыгына күмелеп, тормыш йомгагын сүтәләр.
– Бәхет ул беркайчан да күктән төшми. Һәркем бәхетен үзе таба. Үзең тапкан бәхет кадерле, диләр бит. Ә без балаларыбыз белән бәхетле. Аларга кирәк булып яшәүдән көч алабыз, – диләр Илгиз абый белән Фәния апа.

Әлбәттә, гаилә нигезе нык булганда гына яхшы эш-гамәлләр кылып, үзеңнең башкаларга кирәк булуыңны тоеп яшәргә була. Илгиз абый Ваһапов – нәкъ тә моның матур үрнәге.Ул тынгысыз, һәр нәрсәгә таләпчән, игелекле кеше. Ә Фәния апа, бакырчылылар әйтүенчә, авылда оештырылган чараларда матур итеп җырлап, илаһи моңлы тавышы белән күңелләргә рухи ял өстәүче. Әле тагын өздереп гармунда да уйный, кирәк чакта авылдашларын рәхәтләндереп татар көйләренә дә биетә.
– Авылдашыбыз Илгиз абый Ваһапов бик ярдәмчел кеше. Нинди генә гозер белән барсаң да, ул кире борып җибәрми, беркайчан да “юк” дип әйтми. Авыл кырыенда чишмә ясау турындагы эшләрне язып та чыккан идегез, аны бездә Илгиз чишмәсе дип тә йөртәләр.
Ул авылыбыздагы суның тәэмин ителешенә бик мөкиббән китә торган кеше. Өченче елны яңа суүткәргеч урнаштырганда, чат саен люклар куеп калдырдылар, алай-болай төзексезлекләр килеп чыкса, шул люкны ачып, кай урында җимерелгән булса, шуны ясар өчен дип. Аларга яңгыр, кар сулары агып тула, анда һич кенә дә төшеп булмый торган кыен хәл килеп чыкты. Шул чакта Илгиз абый бик борчылып йөрде, җитәкчелеккә мөрәҗәгать итте һәм җирлек башлыгы Илдар Шәмсетдинов шул урынны трактор белән казыттырды. Аннары Илгиз абый шунда барып берүзе ике көн буе шактый эшләр башкарды. Илдар Мәхмүтгәрәй улы шунда куяр өчен торбалар белән тәэмин итте. Аны берничә кеше җыелып урнаштырдылар. Хәзер инде люкка су тулса, шуннан ачалар да, төзексезлекне җайга салалар. Шулай итеп авылның су белән булган вәзгыяте җайга салынды.
Җирлекнең төзеклегенә янып-көеп йөргән авылдашыбыз Илгиз Ваһапов олы хөрмәткә лаек. Ул миһербанлы, мәрхәмәтле, ярдәмчел кеше, – дип уртаклаштылар Бакырчы кешеләре.

Авыл халкы әйтүенчә, Илгиз абыйның тагын бер игелекле эше – ул авыл буасын төзекләндерү. Әлеге сулыкта кайчандыр казлар, үрдәкләр йөзгән. Хәзер дә төшкәлиләр икән, ләкин бик сирәк. Бу күл җәен балаларның балык каптырырга ярата торган урыны да булып тора. Илгиз абый бу буага үрчетер өчен күп итеп балыклар да җибәргән. Кайчагында әле олы кешеләр дә ял итәр өчен кармакларын алып шунда төшеп утыралар икән. Менә шул буаның бер кырыеннан су агып торуын күргән Илгиз абый, әлеге дә баягы тагын хафага төшкән. Дөньяда нинди генә хәлләр булмый, Аллам сакласын, ут-күзеннән, су һәрчак булырга тиеш дип саный ул. Тынгысыз ир-ат җирлек башлыгы белән уртаклашкач, кабат эшкә алынган. Торбаның аскы ягын берүзе казыган. Икенче көнне Илдар Мәхмүтгәрәй улы аңа булышырга кеше җибәргән һәм аның белән алар икәүләп ташлар алып кайтып, бетонлап ясап та куйганнар. Инде буаның суы китми икән хәзер. Икенче елга инде күп иттереп су җыелып, тагын үрдәкләр, казлар йөзәргә насыйп булсын, диләр бакырчылылар.
Боларга нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, игелек кылу – ул һәркемнең йөрәгеннән чыккан күңел халәте. Шулай да бу дөньяда барыбызның да яхшы гамәлләр башкару өчен зур мөмкинлеге бар, бары тик теләк кенә кирәк.
фотолар газета архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев