Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Көне хатирәләр белән тулылана

31 июль – Хәрби-диңгез флоты көне

(Тәтеш, 31 июль, “Тәтеш таңнары”, Ләйлә Ягудина). Тәтешле Рушан Нәфигыйн үз биографиясенең якты мизгелләре һәм Тын океан флотында хезмәт итүе ­турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Рушан Абдулла улы 1952 елның 2 апрелендә Мәмәй поселогында туа. Ул башлангыч белемне шунда ала, ә 1969 елда Олы Тархан авылындагы урта мәктәпне тәмамлый. Аннары ­Тольятти шә­һәренә китә һәм машина төзе­леше заводына токарь булып эшкә урнаша, армия хезмәтенә чакыру кәгазен дә шул чагында ала.    
– Хәрби-диңгез флотына мин юллама буенча эләктем. Әти-әнием башта минем өчен борчылдылар, үзем дә инде дулкынландым, бары тик бер уй, моның яңа һәм кызыклы тәҗрибә – океанда корабльдә хезмәт итү – мине үзенә җәлеп итте, – дип сөйли Рушан Нәфигыйн. 

Ул 1970-1973 елларда электромеханик хәрби частендә – БЧ-5, Тын океан флотында хезмәт иткән. Башта, солдатларга тиеш булганча, Хабаровскида өйрәнүләр – һөнәри, физик һәм психологик аспектлар буенча әзерлек курслары узган. Анда солдатлар моторист һәм водолаз кебек шундый хәрби юнәлешләрне үзләштергән­нәр. Шуннан соң Петропавловски-Камчатка шәһәренә җибәрелгән.  

– Беренче вакытларда яңа урыннарга гадәтләнүе кыен булды: климат, көн тәртибе, шәһәрләр һәм башкалар. Мин туганнарыма хатлар, үземнең фоторәсемнәрне еш җибәрдем, һәм авылыбыз, дуслар, гаиләдәге яңалыкларны белер өчен, алардан да шулай ук җавап хатларын түземсезләнеп көттем, – дип ­уртаклаша Рушан Нәфигыйн.  

Солдатлар нигездә Төньяк Боз океаны аркылы яңа дизель, атом су асты көймәләрен күчергән­нәр, шулай ук хәрби дежур торуны тормышка ашырганнар, җайланмаларны ремонтлаганнар. Хезмәт иткән вакытларда Рушан Абдулла улына Тын, Һинд, Төньяк Боз океаннарында, Эстония, Һиндстан, Япония, Бангладеш һәм башка илләрдә булырга туры килгән. Диңгезгә гадәти чыгу 20-25шәр көнне тәшкил иткән, диңгездә йөзүнең иң озак вакыты бер елга кадәр сузылган.    

Рушан Абдулла улы БЧ-5 командиры вазифасына ия булган  һәм “Батырлык күрсәт­кән өчен” Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.  

– Анда Тәтеш ­районыннан берүзем идем. Хезмәттәш­лә­ремнең барысы да яхшы егет­ләр иделәр, без алар белән әлегә кадәр аралашып торабыз. Ярославль, Кос­трома, Тольятти, Омски, Барнаул, Комсомольски-Амур – хезмәттәшләремнең туган шәһәре. Ә офицерларны зиһенле, намуслы һәм солдатларга карата гадел иделәр дип билгеләп үтәсе килә, – дип сөйли диңгезче.

Рушан Нәфигыйн армиядә уңышлы хезмәт иткәч, туган ягына кайткан һәм өч елдан соң өйләнгән. Тольятти шәһәрендәге политехник инс­титутны тәмамлаганнан соң, машина төзелеше заводында 17 ел эшләгән. Аннары Тәтеш­тә җитәкче вазифаларында хезмәт куйган, соңрак үзе эшкуар булып киткән. 
Хәзерге вакытта Рушан Абдулла улының 2 баласы, 3 оныгы бар, хатыны белән алар 46 ел бергә гомер кичерәләр. 

– Диңгездә хезмәт итү тугрылыкка, тәвәккәллеккә, кыюлыкка һәм тырышлыкка, барлык еллар эчендә дә ышанычлылык хисләренең ныклыгын югалт­маска өйрәтә, – ди Рушан Абдулла улы. – Хәрби-диңгез флоты көне минем өчен якын, якты хатирәләргә һәм минем кебек диңгезчеләр белән очрашудан алган шатлык ­хисләренә ­тулылана.

фотоны Рушан Нәфигыйн тәкъдим итте 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев