"Күнел сөенә"
Зоя Дедушкина зур хезмәт юлы узган, аның тормышы – үз авылына, үзенең якташларына эчкерсез хезмәт итүнең якты үрнәге.
(Тәтеш, 24 октябрь, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина, автор фотосы). “Хезмәт стажым – 40 елдан артык. Сыер савучы, контролер, ветсанитар, ясалма орлыкландыручы, зоотехник булдым – бернинди эштән дә курыкмадым, – дип искә төшерә Зоя Спиридоновна. – Тумышым белән мин Кече Бисәрдән. “Победа” колхозында, Олы Шәмәктә, эшләдем, булачак ирем белән дә шунда таныштым. Әлеге авыл белән язмышым шулай бәйләнеп китте”.
Халык Зоя Дедушкинаның таләпчәнлеген, оештыручанлык сәләтен белеп, 1978 елда аны авыл Советы җитәкчесе итеп сайлый. Ул җаваплылык белән эшкә алына. Әлеге урында ун ел хезмәт куя, аннары тагын өч ел – секретарь вазифасында. Шуннан соң янә колхозда эшли башлый. “Бухгалтер, кассир булдым, 1993 елның ноябрендә ферма мөдире итеп билгеләделәр. Бу урында 18 ел эшләдем. Ферма зур иде: 1200дән артык мөгезле эре терлек, меңнән артык сарык... Безнең колхоз алдынгылар рәтендә булды. Яхшы күрсәткечләр өчен берничә тапкыр күчмә Кызыл Байрак белән бүләкләделәр”, – дип искә төшерә әңгәмәдәшем. Иртә таңнан башланган һәм кичкә кадәр сузылган хезмәт вакытлары узганда калгандай тоела. Зоя Спиридоновна лаеклы ялда булса да гадәттәгечә зур йорт хуҗалыгы алып бара.
“Куяннар, казлар, үрдәкләр...”, – дип саный ул. Зоя Спиридоновна үзе катнаша торган “Туслох” (“Дуслык”) фольклор ансамбле коллективы турында сөйләде. Җәен Аксубайга “Уяв-2019” Бөтенроссия чуаш мәдәнияте бәйрәменә барганнар. Чын күңелдән чыгыш ясаганнар, кешеләрне матур җырлары белән рухландырганнар. “Сүз уңаеннан, җирлек депутаты Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин ярдәмендә бездә хәзер концертлар куяр өчен искиткеч киемнәр бар”. Зур эшләр башкарган, бөтен гомерләрен туган җиренә багышлаган кешеләрнең ямансуларга вакыты калмый һәм бу ихлас хөрмәт хисләре тудыра.
“Кайчакларда бернинди дә эш кирәкми, дип уйлыйм. Тәрәзәгә карап тик утыр – авыл тормышы уч төбендә сыман, – дип шаярта Зоя Спиридоновна. – Моннан идарә дә күренә, кибет тә, парк та, клуб та, почта да якында гына... Ә балалар мәйданчыгы төзелгәч, анда сабыйлар һәрвакытта күп була – ыгы-зыгы – йөгерәләр, уйныйлар. Күңел ачалар... Ихластан сөенәсең. Якында гына фельдшерлык пункты ачарга җыеналар, дип әйтәләр. Чын авыл үзәге булачак!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев