Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

«Колос» агрофирмасы – игенчелек культурасы югары булган авыл хуҗалыгы

Алдынгы хуҗалыкта яңа технологияләр кулланалар.

Эльмир Сафиуллов, җитәкче урынбасары:

– Авыл хуҗалыгы пред­­прия­тиесендә сөрү җирлә­ре 6 500 гектарны били. Әлегә көзге бодай ­1 450 гектарда суктырылды, уңдырышлылык гектардан 68 центнерны тәшкил итә, борчак тулысынча суктырып алынды, бездә ул 100 гектар, уңдырышлылык – гектардан 51 центнер. 500 гектарда арпа суктырылды, уңдырышлылык – гектардан 64,42 центнер. Бүгенге көндә сабан бодаен урып-җыябыз, әлегә уңдырышлылык – гектардан 61,5 центнер. Көзге бодайны чәчү бара, 1 400
гектарын чәчтек. Аны барлы­гы 1 500 гектарда чәчәргә ниятлибез.

Көзге бодайның орлык материалы, арпа кебек, тулысынча салып куелды, чиратта – сабан бодае. Бездә бары тик элиталы орлыклар гына кулланыла. Быел бодайның яңа сортын сатып алдык, бездә сортларны яңарту даими рәвештә алып барыла. 

Азык әзерләү белән ба­рысы да тотрыклы. Күпь­еллык үләннәрдән өч мең тонна сенаж салып куелды, шул исәптән борчак та. 

Шикәр чөгендере басу­лары яхшы хәлдә. Моннан бер ай элек татлы тамырны сайлап алып үлчәп карадык, аларның кайберләренең авырлыгы 850 – 900 граммга кадәр җитте. Уңыш та сынатмас дип өметләнәбез, гектардан кимендә 650 – 700 центнер җыеп алырга уйлыйбыз.

Минераль ашламалар куллану – үсемлек­челектә уңыш алуда мөһим роль уйный. Культурага карап чәчү җирләренең гектарына уртача 202 – 205 кило­грамм тәэсир итүчән матдә кертәбез.

Хезмәт коллективы тот­рык­лы, көйле. Безнең меха­низаторлар райо­ныбыз­да гына түгел, респуб­лика­бызда да алдынгылар рәтендә. Әмма шул ук вакытта игенчелектә дә, терлек­че­лектә дә кадрлар җитмәү проблемасы бар. 

Яшьләр тәҗрибәле агра­рийлардан хезмәт вах­та­сын үзләштерсен иде, без  теләге булу­чыларны сөе­­неп өйрәтәчәкбез һәм эшкә урнаштырачакбыз. Авыл яшәргә тиеш, ә безнең як­лардагы кешеләргә нәрсә тәкъдим итәргә була? Бу, нигездә, икмәк үстерү, сөт, ит продукциясе җитештерү, авыл хуҗалыгы тармагын үстерү.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев