Колунецта туучыга стадионнар алкышлаган
Танылган җиңел атлетчы Михаил Сумочкин Казанда яши һәм спорт белән элеккечә үк дуслыгын өзми.
(Тәтеш, 25 июнь, "Тәтеш таңнары"). Әти-әнисе баланың сәләтенә кайчакта шактый иртә игътибар итә һәм аңа аны үстерергә булышлык күрсәтә, ә кемдер максатына мөстәкыйль рәвештә, холкын чыныктырып, каршылыклар аша килә. Михаил Александровичка икенче юл билгеләнгән була. Балачакта ул еш авырган, ә өлкән сыйныфларда табиблар йөрәгендә тавыш барлыгын ачыклап, аңа физик киеренкелекләр ясауны тыйган. Әмма авыл егетенә яшелчә бакчасы да казырга, утын да ярырга, печән дә чабарга туры килгән. Кышын инде чаңгылар аның өчен иң яхшы дустына әверелгән.
Ул армиядә хезмәт итәр алдыннан була торган медицина тикшерүен үтә алмавын белеп, хәйләгә барган: аның электрокардиограмма нәтиҗәсе табибны шикләндергәч, яшүсмер аңа үзенең спортчы икәнлеген, кичә күнекмәләр ясавын, шуңа күрә бүген арыган булуын әйткән. Армиядә хәленнән килгәнчә күнегүләр ясаган. Демобилизацияләнгән, туган авылына кайткан, аннары Казанга киткән, педагогия институтын тәмамлаган. Михаил Александрович үзен төрле яклап үстергән: йөгергән дә, тартылган да, авыр әйберләр дә күтәргән, йөзгән дә. Беренче җиңүгә 24 яшендә Татарстан чемпионатының җәйге күп төр ярышында ирешкән. Күнегүләр планын үзе эшләгән. Һәм нәтиҗәләре дә күренә башлаган. Ул 1987 елда, 32 яшендә, Мәскәү халыкара Дөнья марафонында бронза призер булган. Ә ике айдан соң шушы ук елны шундый ук ераклыкта Латвиядә җиңгән, бу вакытта инде шактый ук яхшы нәтиҗә белән. 1992 елда ул 100 чакрымга йөгерүдә ББД чемпионатының көмеш призеры булган. Бу – СССР спорт мастеры нормативыннан югары. Михаил Сумочкин инде бер айдан тагын бер “йөзлеккә” – Россия чемпионаты кысаларында стартка чыккан һәм беренче урынны яулаган. Ә Франциядә дөнья Кубогында ул дүртенче булып финишка килгән. Ул 44 яшендә Конжаков тау марафонында абсолют зачетта җиңүче булган. Ә бер елдан әлеге трассада рекорд куйган. Михаил Александрович бүген дә күп вакытын спортка багышлый. Кышын – чаңгыда йөри, җәйләрен инде еш кына авылда яши, яшелчә бакчасында эшләргә ярата, әлеге шөгыльдән илһам ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев