Комбайнчының хезмәте күп
Хәбәрчеләребез “Нур” авыл хуҗалыгы предприятиесендә булдылар.
(Тәтеш, 3 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).
Самат Нургалиев “Нур” агрофирмасы кырларында берничә елдан бирле хезмәт куя. Быел чәчү вакытында беренче тапкыр эшләгән.
– Элек кемнедер алмаштырып кына тора идем, ә быел чәчүдә башыннан ахырына кадәр беренче тапкыр үзем генә эшләдем, – ди ул.
Комбайн штурвалы артына беренче тапкыр 2015 елда утырган. Аңа, яшүсмергә, ул вакытта уңышны урып-җыю барышы кызыклы тоелган. Аннары иген төялгән машиналарны үлчәп торган, комбайнчы ярдәмчесе булган.
Яшь егет белдергәнчә, хуҗалыкта хезмәт кую – аның өчен акча эшләү мөмкинлеге дә.
– Комбайнчының хезмәте күп, аның җаваплылыгы зур, чөнки ул ничә миллионлык техниканы йөртә. Кырда бер-беребезгә ярдәм итеп эшлибез. Коллективта тагын да тәҗрибәлерәк механизаторлар бар. Алар киңәшләре белән дә, эшләре белән дә булышалар, – дип уртаклаша Самат.
Заманча техникада эшләү үзе бер рәхәт: кабинада суыткыч, җилләткеч бар, ә узган елны агрофирма климат-контроль куелган комбайнга ия булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев