“Коткарылган кеше гомере – ул иң зур бүләк”
Шәфкать туташлары – сәламәтлек саклау тармагында иң күпчелекне тәшкил итүче хезмәткәрләр, чөнки табиб тәҗрибәсендә медицина хезмәтләренең күпчелек өлеше фәкать шәфкать туташларына туры килә.
(Тәтеш, 10 сентябрь, “Тәтеш таңнары”, Полина Егорова, автор фотосы). Реанимация һәм анестезиология бүлеге анестезиологы- шәфкать туташы Гөлүсә Хәйруллина Тәтеш үзәк район хастаханәсендә утыз елдан күбрәк эшли.
– Гөлүсә Даутовна, нигә сез нәкъ тә шундый җиңел булмаган һөнәрне сайладыгыз?
– Мин апам сукмагыннан киттем. Ул операция ясау шәфкать туташы иде, Казанда травмотология институтында эшләде, һәм минем бик тә аңа охшыйсым килде. Хәер, 8нче сыйныфны тәмамлагач, тегүче буласым килгән иде, һөнәри-техник училищега укырга керер өчен хәтта Казанга да бардым, ләкин анда нәрсәдер ошамады. Өйгә кайттым, димәк, ул минеке булмаган инде. Балачакта “хастаханәдә эшләүче” булып уйнаганымны хәтерлим. Дус кызларымны дәваладым, “дару төймәләре” бирдем. Бер-беребезгә зеленка тидердек. Бик тә шәфкать туташы буласым, ап-ак халат киеп йөрисем, кешеләрне чирләрдән арындырасым килде. Аннары нигәдер тегүче булырга уйладым, әни кебек булу теләге белән яндым, хәзер дә әле үзем өчен сирәк-мирәк тегәм.
– Сезнең эштә нинди дә булса истә калырлык очрак бармы?
– Барлык очраклар да хәтердә кала, алар бик күп. Һәрберсе үзенчә аерылып тора, 32 ел эчендә җыелган хәлләрне сөйләсәң – күп инде алар.
– Авыр сырхаулар очрыймы?
– Бездә реанимация бүлеге. Бер үк төрле чирләр була алмый, бөтен чирләр төрле-төрле, һәм авыручыларның да шулай ук холыклары төрлечә. Һәм һәрбер сырхау өчен борчыласың, һәркайсының җаен табарга, күңел җылыңны бирергә кирәк.
– Сез стрессны ничек җиңеп чыгасыз?
– Үз һөнәреңне ярату барлык авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Безнең коллектив – бердәм, тату гаилә кебек. Аралашабыз һәм бер-беребезгә ярдәм итәбез, шуңа күрә дә нинди дә булса стресс халәте булмый.
– Буш вакытыгызда нәрсә белән шөгыльләнәсез?
– Ялларда туганнарым, балаларым белән аралашам. Бәйләү белән шөгыльләнергә, бүлмә гөлләре үстерергә яратам, алар миндә күп. Җәйләрен өй алды бакчасы да чәчәкләргә күмелә.
– Һөнәрегездә иң катлаулысы нәрсә?
– Хезмәтебез җиңел түгел. Барысын да вакытында эшләп өлгерергә, табиб билгеләгәннәрне вакытында һәм сыйфатлы итеп үтәргә кирәк. Татьяна Борисовна Шиһабетдинова остазым булды. Ул мине бар нәрсәгә өйрәтте, һәм аның киңәшләре, профессиональлеге, эшенә тугрылыгы минем өчен әлегә кадәр мөһим. Һәркайсыбыз һәрбер сырхауның гомере өчен чын күңелдән көрәшә, аңа тулысынча ярдәм күрсәтергә тырыша. Без кешенең гомерен коткарып калганда – бу безнең өчен иң зур бүләк. Авырган кешенең медицина хезмәткәрләре тырышлыгы ярдәмендә үзенең якыннары янына кайта алу мөмкинлеген булдыра алуыбызга һәрвакытта сөенәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев