Котладылар һәм истәлек билгесе тапшырдылар
Аны туган көнендә район башлыгы Рәмис Сафиуллов, “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Гасимов котлап, юбилярга “Татария АССР төзелүнең 100 еллыгы” истәлек билгесе тапшырды.
(Тәтеш, 4 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хезмәт ветераны, Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының мактаулы гражданины Николай Кузинга 2020 елның 1 сентябрендә 75 яшь тулды.
Аны туган көнендә район башлыгы Рәмис Сафиуллов, “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Гасимов котлап, юбилярга “Татария АССР төзелүнең 100 еллыгы” истәлек билгесе тапшырды. Николай Кузин Киртәледә туа. Хезмәт эшчәнлеген “Кызыл Байрак” колхозында башлап җибәрә. Авыл клубында мөдир, колхозда агроном, баш агроном, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы директоры, Тәтешнең ашлык кабул итү предприятиесе директоры, “Дуслык” колхозы рәисе, Тәтеш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы, Тәтештәге сөт комбинатының генераль директоры булып эшли.
Николай Петрович районның авыл хуҗалыгы производствосы үсешенә, үзе җитәкчелек иткән предприятиеләр һәм оешмаларның матди-техник базасын ныгытуга зур өлеш керткән. Районның иҗтимагый советына җитәкчелек иткән.
фото предоставлено Николаем Кузиным
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев