Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Күп эшләргә туры килгән

Тәтештә яшәүче Раида Асташина февраль башында туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтсә дә, аның күңел күтәренкелеге һәркемне сокландырырлык.

(Тәтеш, 10 февраль, «Тәтеш таннары», Елена ВИКТОРОВА, Елена КАЛАШНИКОВА фотосы). Шәһәрленең үзенчәлекле исеме – авыл Советында теркәүченең грамматик хата ясау нәтиҗәсе: кыз­чыкны туганда Раиса дип атыйлар, ә менә Раида дип язганнар. Менә шулай калган да.

Ул Иске Сумароковода туа. “Мәктәпкә бары тик җылы вакытта гына йөрдем, суыкларда өйдә утырдым, чөнки кияргә бернәрсәм дә юк иде. Сугыш елларында колхоз кыр­ларында эшләдем, башта борчак йолыктым, үсә төшкәч – ат белән ашлык ташыдым. Ул чакта хәтта премия дә эшләп алдым: беренче тапкыр өс киемлек тукыма кисәге бирделәр, икенчесендә – иген. Ә 17 яшемдә торф чыгарырга, акча эшләргә киттем”, – дип искә төшерә Раида Давыдовна.
Аннары Иске Сумароковога кайта, күрше авыл егетенә кияүгә чыга. Колхозда, Жуковода, ире өч ел армия хезмәтен тутырганчы, сыер савучы булып эшли. Ул туган җиренә кайт­кач, яшь гаилә Тәтешкә барып урнаша. Башта бергәләп кош фабрикасында, шуннан соң әзерләүчеләр конторасында хезмәт куялар. Беренче вакытта землянкада яшиләр, аннары Камай урамыннан фатир алалар. Дүрт баланы бергәләп аякка бастыралар, күп эшләргә туры килә.

“Әти-әниләр ярдәмендә без яхшы яшәдек. Үзебезнең яшьтәшләребездән күпкә яхшырак киендек һәм тукландык. Әмма бу әни белән әтинең ике-өч эштә хезмәт куюлары аркасында шулай булды. Әле тагын һәрвакытта терлекләр дә асрадылар”, – дип уртаклаша кызы Татьяна.

Раида Давыдовна берничә ел ведомстводан тыш каравылда эшли: шәһәр оешмаларының берсен көндезен дә, кичен дә саклый. Куркыныч булмады, 80нче еллар тыныч вакытлар иде, ди ул.

Юбиляр янына кунакка без аның туган көне җиткәндәрәк бардык, кызы тырышып бәйрәмгә әзерләнә иде: бүлмәне матур итеп шарлар белән бизәгәннәр. “Билгеләп үтәчәксезме?” – дип сорадык без. “Һичшиксез, – дип җавап бирде Раида Давыдовна. – Барлык туганнар җыелачак. Минем дүрт балам, җиде оныгым, ундүрт оныкчыгым һәм аларның да җиде баласы бар”. Менә кайда ул, чын байлык! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев