Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Кул эшләрендә – сәнгать

Үтәмеш авылында яшәүче Миләүшә Әхмәдуллина уңганлыгы, тырышлыгы һәм кул эшләре остасы буларак күпләргә таныш.

Аның тарафыннан башкарылган һәрбер эш – чын сәнгать әсәре кебек: бизәкләп бәйләгән башмакларында, чәчәксыман рәвештәге урындык япмаларында һәм башка төрле әйберләрендә җылылык, зәвыклылык бөркелә. 

Ул гына да түгел, Миләүшә ханым аш-суга да оста. Ул әзерләгән ризыклар: корт, эремчек, каймак тәмлелеге белән генә түгел, матур итеп тәкъдим ителүе белән дә сокландыра. Ипи, гөбәдия, өчпочмак, чәлпәк һәм тагын бихисап ризыкларны да ул үзенчәлекле итеп пешерә, өендәге көндәлек табынны бәйрәмгә әйләндерә ала, дисәм арттыру булмастыр. 

Үтәмеш кешеләре әйтүенчә, аның өендә һәрчак җылы мохит, тәмле ризык исе һәм кунакчыллык хөкем сөрә.
– Мин кечкенәдән бәйләргә яраттым. Башмаклар, төрле  бизәкләр төшерелгән носкиларны чын күңелемнән  бирелеп бәйли идем. Элегрәк җиңсез кофта бәйләгән чакларым да булды. Хәзер инде кул эшләренә әллә ни күп вакыт калмый. Шулай да күңел хакына кайчакларда кулга бәйләү энәләре аласы килә, – дип елмая Миләүшә ханым. 

Язма героебыз озак еллар педагог булып хезмәт куйган. Бүгенге көндә лаеклы ялда. Шулай да бер дә тик тормый. Гаиләләре белән хезмәт сөючән алар. Абзар-кура тутырып мал-туар, кош-корт ­асрыйлар. 

– Терлекнең хезмәте күп булса да, бер генә дә зарланмыйм. Сыерлардан сауган сөттән каймак аертам, эремчек ясыйм, корт кайнатам. Безнең авылда өч йортта гына сыер бар. Шуңа күрә сөт ризыкларына сорау шактый. Әле тагын яз башлану белән инкубаторда бройлер да,  гади чебиләр дә, үрдәк бәпкәләре дә, күркәләр бастырып чыгарам. Шулай мәш килеп ятам, – дип сөйли уңган хуҗабикә. 

– Тиздән бакча эшләре дә өстәлә бит инде. Ничек барысына өлгерәсең? – дип кызыксынам.

– Бер дә кыенсынмыйм. Без бит авылда яшәгәч, хезмәт арасында кайнап үстек. Шуңа күрә мәшәкатьсез тора да алмыйбыз. Барысын да үзем булдырырга тырышам. Теплица өчен рассадаларым инде матур гына үсеп киләләр, аларга карап сөенеп туялмыйм. Утыртасың гына, ул да түгел мул уңыш бирә башлыйлар. Монысы икеләтә куандыра. Аннары кыш буена җитәрлек кайнатма, компот ябам, кыяр, помидор тозлыйм, салат банкалары күп итеп ябам, – дип җавап бирде Миләүшә Әхмәдуллина. 

Әңгәмәдәшем билгеләп үтүенчә, механизатор булып эшләүче ире Рамил белән бергә яши башлауларына 33 ел тулган. Әйтергә кирәк, гаилә башлыгы бер көн дә авыл хуҗалыгы эшеннән калган кеше түгел икән. Хәзерге вакытта иртәдән кичкә кадәр – тракторда, урып-җыю вакытында комбайнда хезмәт куя. Балалары да әти-әнисенең кул астында, эшкә өйрәнеп, хезмәт сөючән булып үскәннәр. Хәер, алар инде читтә яшәсәләр дә туган нигезләренә еш кайтып йөриләр. Олы уллары Ришат – Буада, кечесе Илшат Казанда яши, аларның үз гаиләсе. Оныклары Рамазан беренче сыйныфны тәмамлый. 

– Балаларыбызны сагы­нып көтеп алабыз. Йорт хуҗа­лыгындагы эшләрдә булдыра алганча ярдәм итәләр. Әле без үз көчебездә, шулай да аларның булышлыгы да комачау итми, – диләр Миләүшә һәм Рамил Әхмәдуллиннар.

Ә инде кадерле әни һәм әби якын кешеләрен тәмле ризык­лар пешереп, аларны сыйлап җибәрергә тырыша. Кыскасы, Миләүшә ханымның кул эшләре, мул табыны, ихлас күңеллелеге гаиләсенең генә түгел, авылның да күрке булып тора. 


Миләүшә Әхмәдуллинадан икмәк пешерү рецепты:
Ипи камырын киченнән сөт, су, тоз, чүпрә, шикәр комы, он салып, төнгелеккә әчетергә изеп калдырам. Иртән бераз көнбагыш мае салып басам да, аннары кабарырга куям. Камыр күтәрелгәч, икмәк пешерү табаларына бүлеп салам да, тагын бер кат кабартып алам. 180 градус кызулыктагы газ мичендә 40-50 минут пешерәм. 

фотоны Миләүшә Әхмәдуллина тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев