Кулларында агач җанлана
Агач корылмалар, алар белән бергә йортлардагы, сарайлардагы уеп ясалган тәрәзә йөзлекләре һәм башка әйберләрдәге төрле бизәкләр тарихта гына каладыр кебек тоела.
(Тәтеш, 17 март, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина). Арабызда агачтан чын сәнгать әсәрләре ясаучы кешеләр яшәве аеруча да сөендерә.
Владимир Нестеров – иҗат аркылы бәхеткә үз юлын тапкан кеше. Ул агачны уеп ясау остасы, дөресрәге, кабатланмас үзенчәлеккә ия рәссам. Владимир Нестеровның кабатланмас сәнгате – кайчандыр Ленин бакчасындагы тынлыкны саклаган әкияти уеп ясалган баһадирлар, Чәй йорты диварларындагы агач паннолар һәм җиһазлар – гаҗәеп кул эшләрен кадерләгән һәркемнең хәтерендә саклана. Бүгенге көндә кул остасының эшләрен Балыкчылык тарихы музеенда, киотларда һәм Троицк чиркәве бизәлешендә күрергә мөмкин. Күз явын алырлык сәнгать әсәрләре зәвыклы, матур, тирән мәгънәгә ия булуы һәм шул ук вакытта күңелгә җылылык өстәве белән таң калдыра.
– Үземне хәтерләгәннән бирле, никадәрле агач минем кулымда нинди дә булса бер әйбергә әверелде. Хәтта урмандагы ботаклар яки Идел ярындагы ботак-чатаклар яныннан да тыныч кына үтеп китә алмыйм. Людоговкада тудым. Әти балта остасы иде, аның эшләгәнен тын да алмый карап тора идем һәм үзем дә эшли башладым. Балачагыбыздагы барлык малайлар кебек, кылычларны, пистолетларны үзебез ясадык. Кечкенә тартмачыклар ясаудан башладым, аларны бүләк буларак тараттым, беренче кул эшләнмәләрен саклап кала алмадым. Рәсем ясарга яраттым. Сәнгать мәктәбендә Данилин Василий Тимофеевич укытты, аның дәресләрен хәтерлим әле. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, үз хыялым эзеннән киттем, төзелеш-сәнгать училищесында укып, агач кисүче белгечлеге алдым, – дип сөйли Владимир Николаевич. – Тәтешкә кайттым, сәнгать остаханәсенә урнаштым.
Эшләү дәверендә кул остасына йөзләгән укучыда агач эшенә мәхәббәт уяту насыйп булган.
– Барысы да сәләтлеләр иде, әмма уеп эшләү алар өчен бары мавыгу гына булды. Шулай да кем дә кем кайчандыр агач кисү белән шөгыльләнә икән, аның җылысын беркайчан да онытмаячак, – ди ул ышанычлы итеп.
Владимир Николаевич бүгенге көндә лаеклы ялда, әмма “ял” сүзе чагыштырмача гына әйтелә, ул элеккечә үк тәүлек әйләнәсе үзенең остаханәсендә эшли.
– Идея төшкә керә, аны ясамасаң – йоклап булмый. Чәйнекне плитәгә куясың, ә ул онытылып эрегән чаклар да була, – дип көлә оста. – Иконалар өчен киотларга күп вакыт таләп ителде, кайберләрен берничә көн эчендә ясадым, беришләрен еллар буе эшләргә туры килде. Бизәкләрнең һәр төре үз эченә тирән, диндар мәгънәне сыйдыра. Җилкәдән олы йөк төшү – зур әйбер... ләкин нәтиҗәне күргәч кенә шундый ләззәт тоясың! Һәм алга таба да иҗат итү теләге белән яна башлыйсың.
Агач кисүченең хезмәте олы хөрмәткә ия. Талантлы Тәтеш рәссамының да эшләре якташларының гына түгел, Германиядә һәм Америкада шәхси коллекцияләрдә саклана, ә аның кырпы балыгы, агачтан ясаган картиналары, хикмәтле сыннары, челтәрләп эшләнгән вазалары – кабатланмаслык һәм үзенчәлекле. Уеп ясалган һәрбер әйбердә – чын останың яңа төрле тормышы һәм йөрәк җылысының бер өлеше бар.
Владимир Николаевич әйтүенчә, агачны уеп ясау эше аның өчен һөнәр генә түгел, ә шөгыль дә, күңел халәте да, тормыш мәгънәсе дә. Бәхет шушыларда түгелме?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев