Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Күңел җылысы бүләк итә

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Лидия Кильганова социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” учреждениесендә 20 елдан күбрәк эшли.

(Тәтеш, 11 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).

Аның хезмәте – кеше­ләргә ярдәм итү. Һөнәри бурычларын үтәү социаль хезмәткәрдән күп физик көч һәм түземлек таләп итә. Шуңа күрә очраклы кешеләр әлеге өлкәдә озак тоткарланмыйлар, хезмәтен яратучылар инде үз вазифаларында озак елларга ­калалар.

Лидия Михайловнаның эш тәртибе бик тыгыз: иртәнге җидедән ул аякта, шәһәрдә һәм авылларда яшәүче үз карамагында тәрбияләнүче кешеләр янына, аларга ярдәм итәргә ашыга, шулай итеп ул бер көн эчендә 10-15 ­чакрым юл уза.

Ярдәмгә, кемнеңдер булышлыгына мохтаҗ кешеләр көткәнлеген ул белә. Социаль хезмәткәрләр еш кына алар янәшәсендә бердәнбер кешеләр булып торалар, алар азык-төлек алып баралар, йортларын җыештыруда ярдәм итәләр, ашарга пешерәләр, ярдәмгә мохтаҗ кешенең сәламәтлек торышын күзәтеп торалар. Игелек кылу, тыңлый һәм аңлый белү, өлкән яшьтәге кешегә элеккечә үк аның тирә-юньдәгеләргә кирәкле булуын төшендерү – әлеге хатын-кызга хас сыйфатларның бер өлеше генә әле. Лидиянең эшләү дәверендә пенсионерлар белән бик җылы, ышанычлы мөнәсәбәтләр булдырылган. Аның әйтүенчә, һөнәрендәге кайбер авырлыклар кешеләргә шатлык һәм күңел җылысы бүләк итүен аңлау белән барысын да җиңеләйтеп җибәрә.

– Ул безнең бик уңган, аңа сәламәтлек, көч һәм түземлек телибез, – ди шәһәрле, педагогия хезмәте ветераны, Лидияне якын кешесе дип санаучы ­Александра Данилина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев