Кырыс еллар хатирәсе
Келәш авылы китапханәчесе Гөлчәчәк Галимова тыл эшчәне Ркоя Сөнгатуллина турында сөйләде.
(Тәтеш, 4 апрель, “Тәтеш таңнары”).
– Дәһшәтле Бөек Ватан сугышының шаһитлары арабызда бик аз калды, әмма алар турындагы хатирәләр нәсел дәвамчыларында саклана. Җирле шагыйрә Галиябану апа Җәләлиева әнисе турында менә ниләр сөйләде, – дип уртаклаша Гөлчәчәк Садретдин кызы. – Ркоя Сөнгатуллина 1923 елда Келәш авылында туган. Әтисе Нотфулла 1942 елда фронтка киткән. Авылда ир-атлар калмаган да диярлек һәм хуҗалыктагы барлык мәшәкатьләр хатын-кызлар, хәллерәк картлар һәм балалар җилкәсенә төшкән. Ркоя апага да күп эшләргә туры килгән.
Ркоя апа Буада тимер юл төзүдә катнашкан. Фәһимә Латыйпова, Рәхилә Январова, Фәһимә Вәлиева, Һаҗәр Сабирҗанова һәм ике яшүсмер: Барый Саматов белән Самат Гаязов бергәләп Шөмершә, Майна, Протопоповка урманнарыннан нарат бүрәнәләр ташыганнар. Кызларны яшүсмерләр ат җигәргә, сбруйларны көйләргә өйрәткәннәр. Урмандагы агачны тоткыннар кискән, ә кызлар бүрәнәне атларда урман кырыена ташыганнар. Нәкъ тә әлеге бүрәнәләрдән тимер юл өчен шпаллар ясаганнар. Эшләр тәмамланганнан соң, кызларны башка урынга җибәргәннәр. 1942 елның көзендә баржадан утын бушатканнар, аларны тау өстенә ташыганнар.
Ркоя апа бер очракны искә алган. 1943 елның гыйнварында эштән соң, Урюмнан Фоат абыйсын сугышка озатырга дип ат белән өйләренә кайтып киткән. Ә бу – 60-70 чакрым юл. Иртә белән Тәтештән кире киткән. Авылдан атларга фураж алып килгән. Кышкы көннәр кыска, караңгы тиз төшкән. Юлны ай яктырткан. Йөк төягән туңган ат текә үрдән күтәрелә алмаган. “Шушында үләм, ахрысы”, – дигән уй килгән кызга. Шулай туры килергә кирәк бит, аның җитәкчесе Тәтешкә кайтып бара торган булган, ул танып туктаган: “Азат”танмы әллә? – дип сораган. Ул вакытта безнең колхоз “Азат” дип аталган. Һәм йөкне үргә алып менәргә ярдәм иткән. Пролей-Каша янындагы кырда кыз бүреләр өерен күреп алган. Ләкин, догалар укып, юлын дәвам иткән. Шул чагында могҗиза булган, бүреләр кире борылып, Идел ягына таба киткәннәр.
Ркоя апаның колхозда ат караучы булып эшләгән чаклары да булган.
Ркоя апаның әтисе 1945 елда җиңү яулап, исән-имин кайткан. Яу кырларында бик күп якташлары, шул исәптән кыз дуслашып йөргән егет тә һәлак булган.
Тормыш дәвам иткән, Ркоя апа фронтовик Фәтхелисламга кияүгә чыккан, әмма гаилә таркалган. 1950 елда ул Келәш ветеринария участогында санитарка булып эшли башлаган. Пенсиягә чыккач, аның бу вазифасын кызы Галиябану алыштырган. Ркоя апа кызының гаиләсе белән яшәде, аларга балаларны тәрбияләргә булышты.
Ркоя апа 1995 елда фани дөньяга күчте. Кызы Галиябану Җәләлиева аның хакындагы якты истәлекләрне кадерләп саклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев