Ландыш Гарифуллина: “Мин үз эшемне яратам, балаларны яратам”
Газетабыз битләрендә без педагоглар хакында еш язабыз, һәм бу гаҗәп тә түгел: укытучы – мәңгелек һөнәр, ә аның вәкилләре – җәмгыять һәм үсеп килүче кеше арасындагы арадашчылар.
(Тәтеш, 18 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Ике ел чамасы элек Мин Алабирде урта мәктәбенә конкурста җиңүче укучыларның берсе янына барган идем, шул вакытта татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Гарифуллина белән дә таныштым. Беренче очрашуда ук аның ялкынлы карашы, хис-кичерешләре, иҗат итү теләге күңелемә тирәнтен уелып калган иде.
– Мин Кама Тамагы районының гүзәл табигатьле Олы Салтык авылында туып-үстем, ул шулай ук Алабирде авылына охшаган. Минем бөтен гомерем өй, әни, апа, дуслар, авылдашларым турындагы хатирәләр белән тулыланган. Унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң ук мине туган мәктәбемә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп эшкә чакырдылар. Ул вакытта миңа 17 яшь иде. Менә 27 ел инде мин Алабирдедә яшим һәм педагог булып эшләвемне дәвам итәм. Күрәсең, гомерем буе мәктәптә булып чыгам инде, – ди Ландыш Ринат кызы. – Ни өчен укытучы һөнәрен сайладыммы? Минемчә, уйларга вакыт та булмагандыр, мөгаен. Минем өчен һөнәрне директор сайлады һәм ялгышмады. Мин үз эшемне яратам, балаларны яратам.
Безне әни тәрбияләде, ул – минем өлкән укытучым, күңеле җылылык һәм ярату белән тулы хатын-кыз. 30 яшендә тол калды һәм бөтен гомерен безгә, кызларына багышлады. Минем шигарем – яшәү һәм тормышны барлык матурлыгы белән ярату. Ирем Ваһап Юныс улы, кызым Айгөл һәм улым Шамил – алар минем илһамландыручыларым. Безнең гаиләнең нигезе – бер-береңне аңлау, хөрмәт итү, ярату.
Сүз уңаеннан, ире белән алар өйдә дә, эштә дә бергә: Ваһап Юныс улы Алабирде мәктәбе директоры булып эшли.
Ландыш Ринат кызы кырыс, ләкин гадел укытучы, ул яшьләргә үзләрен табар өчен төрле яклап ярдәм итәргә тырыша.
– Мин үземнең укучыларны яратам, аларның фикеренә колак салам, дус булырга тырышам. Бу уку елында өченче чыгарылышны олы тормышка чыгарачакмын, миңа инде хәзердән үк моңсу. Чыгарылыш сыйныф укучыларының кунакка килүләре, хатлар язулары, бәйрәмнәр белән котлаулары мине сөендерә. Һәр укытучының үз алымы бар, андый алым минем дә бар: укучы – иң беренче урында булырга тиеш, – дип сөйли Ландыш Ринат кызы.
Укытучы һөнәрен ул иң катлаулыларның берсе дип саный: һәр укытучыга да укучыны төрле яктан аңлау, тыңлый һәм ишетә белү, психолог, остаз булу, үрнәкне сүз белән генә түгел, ә эш-гамәлләрең белән күрсәтү сәләте бирелмәгән.
– Ландыш Ринат кызы белән без 8 елдан артык таныш, һәм ул – тәҗрибәле укытучы, үз эшенә бирелгән педагог дип ышанып әйтә алам. Эзләү һәм иҗадилык, осталык, таләпчәнлек аңа балалар белән уңышлы хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә. Ландыш Ринат кызы үз укучыларын, аларның сәләтләрен яхшы белеп, һәр балага якын килү юлларын таба, укытуда материал бирүнең төрле алымнарын куллана, бу укучыларның позитив эшчәнлеген активлаштыра, зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Аның укучылары олимпиадаларда, төрле конкурсларда югары нәтиҗәләр күрсәтәләр.
Профессиональлек, аралашудагы гадилек, ярдәмчеллек, хезмәт сөючәнлек – Ландыш Ринат кызының үзенчәлекле сыйфатлары, – ди педагог турында Тәтеш татар урта мәктәбе директоры Миләүшә Халитова.
Ландыш Ринат кызы үзенә карата таләпчән, башкача булдыра да алмыйм, дип белдерә ул. Нәкъ тә менә шундыйлар хакында “Йөрәген балаларга бирә” дип әйтәләр дә инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев