Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Ленинград фронтында сугышкан

Бүгенге көндә Тәтештә Ленинград оборонасында катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Николаевич Авдонин яши.

Ул 1942 елның июлендә Кызыл Армия сафларына алына һәм радистлар курсын үтү өчен Мәскәүгә җибәрелә. Ленинградны каһарманнарча саклауда катнаша. Ленинград фронтында ПВОның 191нче аерым зенит бронепоезды сос­тавында сугыша, радист һәм артиллерия­че була, Финляндияне азат итә, Карелия бугазындагы сугышларда катнаша. Ике тапкыр яралана.

Ветеран II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков медале, “1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале, “Ленинградны саклаган өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен” медальлә­ре белән бүләкләнә. Узган ел Иван Николаевичка “Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының Мактаулы гражданины” исеме ­бирелде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев