Людмила Воробьева эшкә шатланып килә
18 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне
(Тәтеш, 18 июнь, «Тәтеш таңнары»).Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасындагы чисталык һәм тәртип – эш бүлмәләрен җыештыручы Людмила Воробьеваның хезмәт нәтиҗәсе.
– Хезмәт эшчәнлеген сатучы булып башлап җибәрдем. Район хастаханәсендә 2006 елдан бирле эшлим. Башта – керләр юучы идем, ә сигез ел элек поликлиникага күчтем, – ди Людмила Николаевна.
Аның вазифасына көн саен бүлмәләрне җыештыру, авыруларга һәм шәфкать туташларына ярдәм итү, атнасына ике тапкыр хирургия кабинетында бөтен җирне җыештыру керә.
– Бездә коллектив әйбәт, шуңа күрә эшкә һәрчак шатланып киләм, – дип билгеләп үтә Людмила Николаевна.
Ә инде үз эшеңне яратасыңмы дигән сорауга: “Әгәр иренмәсәң, теләсә нинди эш ошаячак”, – дип җавап бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев