Льяштән Елена Ахтонова җирле үзидарә органнарында 37 эшләгән
21 апрель – Җирле үзидарә көне.
(Тәтеш, 20 апрель, “Тәтеш таңнары”).
Елена Александровна әйтүенчә, ул инде күптән лаеклы ялда булса да, хезмәттәшләре белән әлегә кадәр элемтәдә тора.
– Авыл Советында без 12 хатын-кыз эшләдек, – ди ул. – Күрешкәндә үткәннәрне рәхәтләнеп искә төшерәбез, чөнки семинарларда, башка чараларда еш очраштык, тәҗрибә уртаклаштык, бер-беребезгә ярдәм иттек. Эш күләме зур, һәрвакыт халык арасында булдык – йә сәяси укулар үткәрдек, йә басуда, трактор паркында, фермада чыгыш ясадык, чәчү өстендә һәм урып-җыю вакытында – шулай ук кырда идек. Безнең колхоз – “Октябрьгә 13 ел”, аннары “Октябрьгә 50 ел” дип аталды, эшчеләр күп иде, иген үстерделәр, терлекчелек, дуңгызчылык белән шөгыльләнделәр, җитештерү күрсәткечләре буенча хуҗалык районда алдынгылар рәтендә булды. Социаль инфраструктура – ФАП, кибет, мәктәп, мәдәният учреждениесе эшчәнлеге дә кайбер мәсьәләләрне хәл итүне таләп итте, һәркайда тәртип һәм тиешле шартлар булырга тиеш.
Җирле үзидарә ветераны үткәннәрне искә алганда, продукция сатып алу планын үтәүләре, йорт хуҗалыкларыннан ит, йон,
йомырка җыюлары, Тәтеш бәрәңгесен баржалар белән Әстерханга төяп җибәрүләре хакында сөйли.
– Миндә Красная Поляна, Олы Бисәр, Ямбакты һәм Льяш авылы иде, төп өч авылда 800гә якын кеше яшәде, барысын да танып белә идем, – ди Елена Александровна үткәннәр хакында уйланып. – Ул вакытта транспорт булмады, нигездә, барысын да җәяү йөреп чыктым, торак пунктлар буенча эшләгәндә, атларга утырып бардык, һава торышы начар чакта – тракторда. Барысын да тиешенчә башкардык, йөкләнелгән эш өчен җаваплылык хисе зур булды, ярдәмләшү һәм максатка омтылу теләгән нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәсен аңлап, һәр нәрсәне бергәләп эшләдек.
Колхозда шофер, тракторчы булып эшләгән ире Юрий Александрович белән Елена Александровна 52нче ел инде бергә, иңгә-иң куеп гомер кичерәләр, аларның ике бала, дүрт оныклары бар. Ахтоновлар әйтүенчә, хәзерге вакытта алар өчен иң мөһиме – тынычлык, иминлек, туганнары һәм якыннарының сәламәт булуы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев