Людмила Никандрова “трап” күнегүен сайлаган
Советлар Союзының иң көчле спортчыларыннан берсе Тәтештәге стендка ату мәктәбенә нигез салучы Солтан Яруллинда “трап” күнегүендә стендка ату белән шөгыльләнә башлый.
(Тәтеш, 9 февраль, “Тәтеш таңнары” ). Стендка ату буенча халыкара класслы спорт мастеры Людмила Никандрова (кыз фамилиясе Володина) 1960 елның 16 маенда Тәтештә туа.
Советлар Союзының иң көчле спортчыларыннан берсе Тәтештәге стендка ату мәктәбенә нигез салучы Солтан Яруллинда “трап” күнегүендә стендка ату белән шөгыльләнә башлый.
Мәктәп укучысы башта үзен “скит” күнегүендә сынап карый, күңеленә хуш килми, китә. Әмма шулай да язмыш аны ике елдан соң кабат ату стендына китерә, ул чакта инде Солтан Сөнгатулла улы аңа “трап” күнегүендә шөгыльләнеп карарга тәкъдим иткән.
“Есть на Волге городок...” китабыннан өзек укыйбыз: “...Ыргыту машинасы мишеньгә “атты”. Людмила аңа икенче атудан ук тидерде. Икенче тарелканың кыйпылчыклары чәчрәп очты. Өченчесе. Люда хәрәкәтне, очышны һәм кирәкле вакытта тәтегә басу мизгелен эләктерә алуын тоеп алды. Бу шулхәтле уңышлы килеп чыкты!”
Людмила Володина 1978 елда спорт мастеры нормативын үти, 1980 елда РСФСР чемпионы, шәхси зачетта Европа чемпионы (1986 ел) була.
Халыкара класслы спорт мастеры Юрий Никандровка кияүгә чыккач, стендның данлыклы династиясенең бер өлешенә әверелгән, иренең әтисе – Юрий Никандров дөнья чемпионы булган. Людмила Никандрова иң югары дәрәҗәдәге ярышларда уңышлы чыгыш ясап, гаилә традициясен дәвам иткән. Якташыбыз – команда зачетында Европаның өч тапкыр чемпионы, Европа чемпионатының көмеш һәм бронза призеры, СССР чемпионы (1983 ел), СССРның өч тапкыр бронза призеры, ике тапкыр СССР Кубогын җиңеп алучы, шәхси һәм команда зачетларында СССР Кубогының көмеш призеры булган.
Людмила Никандрова спорт карьерасын тәмамлаган, хәзерге вакытта Украинада яши.
фотоны Тәтештәге стендка ату мәктәбе тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев