Людмила Плечкова эшен яратып башкара
Шәһәрле Людмила Плечкованың бөтен гомере иҗат белән бәйле.
(Тәтеш, 9 июнь, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова). Людмила Георгиевна Тәтештә туган. Музыканы балачактан ук яратканлыктан, кыз җирле музыка мәктәбенә укырга кергән.
Тик моның белән генә тукталып калмаган – Казандагы музыка училищесында баян классы буенча белем алуын дәвам иткән. Соңыннан кече ватанына кайткан дипломлы белгеч, үзе дә музыка мәктәбендә укыта башлаган, озак та үтми аңа директор вазифасын тәкъдим иткәннәр.
– Учреждениенең эше җитәкченең осталыгына бәйле, – дип белдерә районның мәдәният тармагы ветераны Галина Иотова. – Зур җаваплылык хисе булган кеше – әлеге сүзләр Людмила Георгиевна Плечкова турында әйтелгән дияргә мөмкин. Ул үзенең хезмәте һәм осталыгы белән балаларга, өлкәннәргә мәдәният һәм сәнгать дөньясын танытып, аларга яхшы кәеф бүләк итә, күңел бәйрәме оештырырга ярдәм итә.
Ул чакларда иҗади отчетлар, театральләштерелгән бәйрәмнәр актив рәвештә үткәрелгән.
Музыкант әлеге чараларда катнашучылар белән шәхси вакытын да исәпләшмичә шөгыльләнгән, аларны чыгышларга әзерләгән, алар белән кабатлаган. Сайлаган хезмәтенә булган ихлас яратуы аны башкалардан аерып торган. ЛюдмилаГеоргиевнаның тормышында хәзерге вакытта дин һәм рухилык әһәмиятле урын алып тора. Ул кешеләрнең әрнү-сагышын йөрәге аша тоеп, авыр томыш хәлендә калучылар янына бара һәм аларга кулыннан килгәнчә ярдәм итә.
Хезмәттәшләре Людмила Георгиевнаны үз эшенең остасы һәм гаҗәеп кеше дип билгеләп үтәләр.
– Мин мәктәп укучысы булган чакта, Людмила Георгиевна сольфеджио укытты, димәк мин аны 60 елга якын беләм булып чыга, – ди шәһәрле Татьяна Васина. – Тормыш безне нык җеп белән бәйләде: башта ул минем педагогым иде, аннары хезмәттәшем булды, без хәзер дә әле еш очрашабыз, чиркәү хорында бергәләп җырлыйбыз. Минем музыка укытучысы һөнәрен сайлавымда аның да өлеше бар, дип саныйм. Ул белем биреп кенә калмыйча, музыкага булган үзенең мәхәббәтен, аның гүзәллеген дә күрсәтә алды. Минем чыгарылыштан берьюлы биш кеше әлеге юнәлештән китте. Без ул чакта музыка белән янып-көйдек, чын күңелдән эшләргә тырыштык. Иң көчле баянчылар – ул аның шәкертләре, Тәтештә аның баян мәктәбе алгарышта. Людмила Георгиевна шулай ук өстәмә зур эш тә алып барды, мәдәният университеты ректоры иде – бу халыкны мәдәни агарту буенча иҗтимагый хәрәкәт, Татариянең иң яхшы ректоры буларак Мәскәүгә барды. Ул агитбригада составында бөтен районны йөреп чыкты, авыллардагы мәдәният йортлары сәхнәсе дә, шулай ук кыр-басулар да, ындыр табаклары да, фермалар да чыгышлар ясау өчен мәйданчык булды. Ул кешеләргә үзенең иҗатын чын күңелдән бүләк итте, һәм алар да аңа шундый итеп җавап кайтардылар.
Людмила Плечкова озак еллар райондагы сугыш һәм хезмәт ветераннарының халык хорына кушылып уйнады.
– Аның белән җырларны кабатлавы җиңел иде, ә бит безнең белән, хәзергечә итеп әйткәндә, көмеш яшьтәге кешеләр белән җиңелләрдән түгел, ә ул безнең белән эшли алды, бик игътибарлы, түзем булды. Әлеге хатын-кыздан җылылык, игелеклелек бөркелеп тора, без аны бик тә хөрмәт итәбез, – ди хорда катнашучы Наталья Башина.
Людмила Георгиевнаны белгән кешеләр әйтүенчә, ул бернинди гамәлләргә бәя бирмичә, кешене гаепләмичә һәм тикшермичә тыңлый белә торган күркәм сыйфатларга ия.
фотоны Людмила Плечкова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев