Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Марат Әмерханов Тәтеш урманчылыгында урман мастеры булып тырышып хезмәт куя

18 сентябрь – Урман хезмәткәрләре көне.

(Тәтеш, 18 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Марат Әмерханов Тәтеш урманчылыгында урман мастеры булып тырышып хезмәт куя.  Марат Әмерханов карамагында – Тәтештән алып Урюмга кадәрге урман территориясе. 

– Миңа урманда эшләү һәрчак ошый иде. Аның хакында яхшы белә идем, туганнарым озак еллар Тәтеш районының урман тармагында хезмәт куйдылар. Кайберәүләр безнең эшебезне, урман буйлап йөрүне җиңел, дип саныйлар. Ләкин бу алай түгел. Без профилактик, санитар-сәламәтләндерү, урманны саклау, янгынга каршы һәм башка төрле чаралар уздырабыз, кирәкле документларны тутырабыз, мәктәп урманчылыклары белән хезмәттәшлектә торабыз, – дип сөйли Марат Искәндәр улы.  

Урман сакчысы һәрчак уяу булырга тиеш, дип билгеләп үтә ул, бу иртә яздан соңгы көзгә кадәр дәвам итә, урман арасында теләсә кайсы вакытта кешеләрнең игътибарсызлыгы аркасында ут-күз чыгуы ихтимал. Тәтеш урманчылыгы хезмәткәрләренә кайчакларда коткару операцияләрендә дә катнашырга туры килә. Марат Искәндәр улы бер очракны искә ала, өч ел элек аңа МЧС хезмәткәрләре шалтыратканнар һәм аның участогында гөмбә җыярга киткән хатын-кызның югалуын хәбәр иткәннәр.

– Аның белән элемтәгә бик авырлык белән чыктык. Сан сугылган кәүсәне табарга киңәш иттем, без кварталларны шулай тамгалап куябыз. Шуның ярдәмендә әлеге хатын-кызны таба алдык, – ди белгеч. – Безнең кул астында навигатор булуга да карамастан, урманда әйләнеп йөргән урыннар да булгалый. Моны адаштыра торган җирләр дип әйтмичә, башкача атап та булмый. 

Марат Искәндәр улы әйтүенчә, Тәтеш районы урманнарында хайваннар дөньясы бай һәм төрледән-төрле. Быелның язында поши очратуы моңа ачык дәлил. Бәхеткә, урман хайваны үз юлы белән китеп барган, югыйсә киресенчә дә булырга мөмкин, чөнки пошилар кайчак­ларда шактый ярсучан да булалар. 

– Урманда бөтенләй башка мохит. Шау-шу юк, кошлар сайрый. Ул язын һәм көзен аеруча да матур, – дип белдерә Марат Искәндәр улы. 
Кышын эшләр әллә ни күп түгел, шулай да урманга һәрдаим барам, ди. Өстәвенә аның территориясе буйлап чаңгыда йөреп чыгарга туры килә. Яхшы физик әзерлек менә кайда кирәк! 

–  Марат Искәндәр улы үзенең хезмәтен ярата, шуңа күрә урман тармагы хезмәткәре булу – аның вазифасы, ди ихлас итеп.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев