Мәхәббәткә ышаналар
Вера һәм Николай Чапуриннар яшь вакытларында үзләренең кече ватаны – Килдештән киткән булганнар, чөнки ире, алар үзләре әйтүенчә, хәрби хезмәт кешесе. Ләкин тәкъдирләренә язгач, алар 19 ел элек үзләренең туган җиренә кайткан.
– Туйга кадәр без бер-беребезне белмәдек тә. Мин үзем Урюмнан, ә өлкән сыйныфларда Николайның сеңлесе белән Килдеш мәктәбендә бергә укыдык. Аның хәрби абыйсы барлыгын ишеткәнем булды. Мәктәпне тәмамлагач, Тәтештәге сыра заводының консервлау цехына эшкә урнаштым. Безне Казанга укырга җибәрергә торганда гына миңа Николайның кайтачагын, димләүчеләр җибәрәчәген әйттеләр. Баксаң, барлык туганнары да аңа мине мактаганнар, ә ул тоткан да ризалашкан. Мин дә каршы булмадым, миңа бик тә хәрби кешеләр ошый иде, – ди Вера Петровна.
Николай Казахстанда хезмәт итү вакыты тулганнан соң да калырга булган, һәм хәрби һөнәрне сайлаганына бер генә дә үкенмәгән. Туган нигезенә кайткач, беренче чиратта, әти-әнисенә йорт хуҗалыгында ярдәм иткән, Чапуриннар гаиләсе хезмәт сөючәнлек, итәгатьле булуы белән дан тоткан. Бу сыйфатлар аларның җиде баласына да күчкән, Николай – шуларның иң олысы.
– Минем кулымны сорагач, тиз арада туй уздырдык, иремә 10 көн ял бирделәр, без җыендык та Уральск шәһәренә киттек, – дип сөйләвен дәвам итә хатыны. – Аннары миннән, ничек инде син аның белән курыкмыйча чыгып китә алдың, дип сорыйлар иде. Яхшы буласына һәм мәхәббәтебезгә ышандым дип җавап бирә идем һәм хәзер дә шулай дип әйтәм. Өстәл янына утыргач, ашарга пешерә белмим дип әйткәнемне әлегә кадәр көлеп искә алам. “Борчылырга кирәкми, хәзер бәрәңге кыздырабыз”, – диде миңа ирем, кыздырды, дөрес, ул берникадәр көеп китте. Менә шулай тормыш башланды – барысына да бергәләп өйрәндек, бергә барысын да хәл итеп була. Бер елдан олы улыбыз Петр туды, аңардан соң ике ел узгач – Евгений. Ә бу чагында инде эшләп кенә өлгер, өйдә өч ир-ат.
Вера Петровна иренең өйдә һәрвакытта бөтен гаилә өчен терәк булуын билгеләп үтә. Почтада оператор хезмәте тәүлек әйләнәсе сменалап булган, ул балаларының яраткан әтиләре күзәтчелегендә икәнлегенә – гарнизондагы балалар бакчасыннан алачагына, тәмле итеп ашатачагына, вакытында йокларга яткырачагына ышанган.
Николай Петровичны гаиләсе белән 5 елга Польшага командировкага җибәргән вакытлар да булган, балалары анда мәктәпкә дә йөргәннәр, аннары кабат Уральскига кайтканнар.
Чапуриннарның тату гаиләсендә ял да иткәннәр, эшләгәннәр дә. Ата-ана үзләренә дача сатып алуның алар өчен нинди зур шатлык булганлыгын искә төшерә.
– Үз көчебез белән йорт салдык, балаларны да эшкә җиктек, әлбәттә, – дип сөйлиләр алар. – Кыскасы, без аларны хезмәткә өйрәттек.
Тора-бара хәрби частьне күчереп урнаштырганнар, Николай Чапуринны Ульяновскига күчергәннәр. Яңа урында да шулай ук тормышны җайга сала алганнар, уллары институтка укырга кергән, югары белем алган.
– Без туган якларны беркайчан да онытмадык, Килдешкә ел саен кайтып йөрдек, – ди Вера Петровна. – Кешеләр профсоюз юлламасы алып бөтен гаиләләре белән шифаханәләргә яки ял йортларына китәләр иде, ә без – авылга. “Безгә утын һәм печән әзерләргә кирәк”, – дип әйтә иде ирем. Әти-әнине беркайчан да ташламадык. Аннары каенатам вафат булды, әбине үзебезгә фатирга алып китәргә теләдек, ул каршы төште. Без инде пенсиядә идек, киңәшләштек тә 2004 елда үзебезгә күченергә кирәк дигән карарга килдек. Башта мин канәгать түгел идем – шәһәрдән соң бернинди дә уңай шартлар юк иде. Хәзер өйгә газ да, су да тоташтырылган. Әби 2017 елда бакыйлыкка күчте, ул әйбәт, зирәк, гадел иде. Хәзер бездә аның ялгыз апасы яши, аңа инде 93 яшь, аны карыйбыз. Бүгенге көндә без авылга кайтуыбызга бик сөенәбез, “Ни генә булса да, барысы да яхшыга”, – дип юкка гына әйтмиләр бит халыкта. Без монда үз кешеләргә әйләндек, биредә халык ярдәмчел, игелекле.
Алтын юбилярлар әйтүенчә, алар улларының гаилә корулары, аларга биш онык бүләк итүләре белән бәхетле. Аларның май аенда Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан кайтуларын көтеп алалар, һәм җәйге айларда кунакчыл зур йорт күңелле шат авазлар белән тула.
Николай Петрович белдергәнчә, аның хатыны ярты гасыр вакыт үткәннән соң да аның өчен шундый ук чибәр һәм аңлаучан, күтәренке рухлы, аның күп сандагы туганнарын һәрчак каршы алырга һәм кунак итәргә сөенеп тора, ә Вера Петровна: “Ул минем өчен – гомер буена ышанычлы терәк”, – дип уртаклашты.
Галина Таҗетдинова. Фотосы Чапуриннар гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев