Механизатор Михаил Абмаевның хезмәт стажы – 30 елдан күбрәк
Журналистлар “Авангард” авыл хуҗалыгы предприятиесендә булдылар
(Тәтеш, 21 май, “Тәтеш таңнары”). Михаил Абмаевның хезмәт стажы – 30 елдан күбрәк.
Без аның белән кырда аралаштык – ул трактор арбасыннан чәчүлек комплексына орлыклык материал бушата иде.
– Чәчү вакытында тик тору мөмкин түгел, – дип билгеләп үтте Михаил Васильевич. Әлегә һава торышы яхшы торганда һәр минуты кадерле, ашыгырга кирәк, алайса яңгырга китә диләр.
Эшләү осталыгын игенче әтисеннән өйрәнгән, ул да гомере буе басуларда хезмәт куйган, улы әйтүенчә, әтисе бригадир булган, урып-җыю вакытында комбайнга утырган, аңа “Социалистик Хезмәт Герое” исеме бирелгән.
Михаил Васильевич та урып-җыю вакытында кыр корабы руле артына утыра. Сүз уңаеннан, ул хуҗалыктагы техниканың һәрдаим яңартылып торуын, узган елны үзенә яңа комбайн ышанып тапшыруларын, моңа бик тә шатлануын билгеләп үтте.
– Тырышам, хезмәт куям, барысын да вакытында эшләргә кирәк. Хезмәт хакы яхшы, ә акча гаиләдә һәрчак кирәк. Ике балам, ике оныгым бар, уенчыклар сатып алып аларны сөендерәсе килә. Матвей алтынчы яшь белән бара, машиналары күп булса да, аның иң яраткан техникасы – трактор. Үсә төшкәч, аны һичшиксез үзем белән кырга алып барачакмын, шушы гүзәллекне күрсен иде: кара җир, яшел уҗымнар – язын бик матур күренә, җәен инде башаклар ашлык белән тулыша, кырлар алтынсу-сары төскә керә, аннары урып-җыю вакыты җитә, басулар чистарып кала, кабат җирләрне сөрү, язга әзерләнү башлана, кышын кырлар ял итә, киләсе ел өчен көч туплый. Агымдагы ел безнең өчен тагын да уңышка мул булыр, дип өметләнәбез, – диде Михаил Абмаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев