Мәңге яшә, чишмәкәй!
“Район гәҗитеннәнязмаларны, авыл кешеләренең чишмәләрне ничек итеп тәртипкә китерүләре турында кыйбыз һәм без дә үзебезнең тарих белән уртаклашырга телибез”, – диделәр Югары Тарханнан редакциягә килгән Васильевлар.
(Тәтеш, 31 август, «Тәтеш таңнары»). “Бездә дә чишмә бар. Бөек Ватан сугышыннан соң авылга фронтовиклар кайта башлый. Алар тыныч тормышка зар-интизар булып, берсе артыннан берсе туйлар уздыралар. Яңа урамга – Чечен касси (“искиткеч урам”) – алар нигез салды да инде, аны шулай дип атап йөрттеләр. Егерме йорт бар иде. Әтинең 1923 елда туган энесе Борис Петрович, Аркадий Павлович, Володя абый Казаков та шулай ук 23нче елгылар, Дмитрий Журавлев, Фомич”, – дип бармакларын бөгеп исәпли Михаил Михайлович. Әлеге урамда яшәүчеләр чишмә башын табалар да инде, чәй эчәргә, терлекләргә һәм башка хуҗалык кирәк-яракларына суны барысы да биредән ала. Ул җәйге челләдә сусауны баса, кышкы суыкларда бозланып катмый һәм төрле чирләрдән ярдәм итә. Вакытлар узу белән урамда ике кое, ә аннары һәрбер йортта диярлек үзләренеке барлыкка килә. Шулай итеп чишмәне акрынлап оныта башлыйлар, һәм ул ташландык хәлдә кала. Биш ел элек авылның ир-атлар киңәшмәсендә Чей пуссины (“чәй коесы”) торгызырга карар итәләр. Суның чыгышына шундый мөнәсәбәт булган өчен әби-бабайлар истәлеге алдында кыенсыну хисләрен тоялар, шуңа күрә дә алар чишмәгә яңа сулыш өрергә булалар. Михаил Васильев, Владимир Саймуллин, Леонид Журавлев, Вячеслав Филиппов, Михаил Катков (хәзер мәрхүм инде) сүз белән генә чикләнеп калмыйлар – бергә җыелалар, һәм, кулларына көрәк, балталар алып, уй-ниятләрен тормышка ашыралар. Чишмәнең агымын чистарту буенча зур эшләр башкаралар, аңа бетон алка куялар, тирә-ягын чистарталар, коймалап алалар, япма һәм эскәмия дә урнаштыралар. Хәзер ул һәрвакытта чиста һәм тәртиптә, зәңгәр һәм ак буяулардан балкып тора. “Тагын бер банка сатып алам, яңартып җибәрергә кирәк”, – дип планлаштыра Михаил Михайлович.
Ачыкланганча, чишмә әле тагын йөз еллык Угенеч күлен дә туендырган. “Аны инде 1914 елда ук ясаганнар, бабаем Петр Ефимович буа кырыйлары ныграк булсын өчен, авылның икенче бер башыннан ничек итеп җир ташулары турында сөйләде, – дип әңгәмәне дәвам итә хезмәт ветераны. – Анда су да коендык, балык та тоттык. Хәзер буа юк, аны язын су юды, ә аның буенча зиратка иң кыска юл бар иде. Хәзер ерактан әйләнеп узарга кирәк, ясарга вәгъдә иттеләр, көтәбез”. Чишмә җир астыннан тибеп чыга. Җирле яшәүчеләргә һәм аларның туганнарына, дусларына, танышларына көч бирә. Менә, мәсәлән, Михаил Михайловичның ике туган апасы Галина Борисовна (рәсемдә) Ташкентта яши, кунакка кайткач, һичшиксез, чишмәгә килә, аның суын эчә. Туган җирләрне сагына, ә станокта тукылган милли күлмәкне аңа Валентина Нестерова бүләк итә, ул аны җае чыккан саен кия икән. Әлеге күлмәккә Сабан туенда барлык тирә-як авыллардагылар соклана.
Ирле-хатынлы Васильевлар менә шундый күңел халәтләре белән уртаклаштылар. Валентина Васильевна саубуллашканда барыбызны да Югары Тарханга килергә һәм шифалы суны эчеп карарга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев