Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кешеләр

“Ә миңа чабаталарда уңайлы!”

Шәһәрле Виталий Нестеров юк-юк та, шулай да ... чабаталар кия!

 (Тәтеш, 5 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Татьяна Кузнецова (автор фотосы)  ). Ир-ат Чуаш Чурапанында туа. Ун яшендә күршеләре Егор абыйсы ярдәмендә аяк киеме үрергә өйрәнә. “Ул вакытта авылда чабатаны барысы да үрә белде, хәтта хатын-кызлар да”, – дип уртаклаша Виталий Никонович. 

Аның кебекләр турында: “Гомер буе тәгәрмәч өстендә”, – диләр. Башта колхозда шофер булып эшли, аннары – шәһәр оешмаларының берсендә. Әмма берничә дистә ел элек үргән ике пар чабатаны саклап кына калмыйча, шулай ук еш кына киеп тә йөри! “Хатыным ачулана, әлбәттә, кеше көлдермә ди. Ә миңа чабаталарда бик уңайлы. Хәзер инде, дөресен әйткәндә, аларны ничек үрәсен оныттым. Әле малай вакытта төнлә кабыкка баруыбызны хәтерлим, моның өчен яшь юкәне сайлый идек. Иң кечкенә чабаталарның башы биш рәт була иде, иң зурларының – тугыз”, –  дип сөйли Виталий Никонович.
Үзенең аяк киемен ул бераз камилләштергән: табанына киез табанчалар теккән, шулай итеп чабата киеп атлау тагын да уңайлашкан, ә инде машина руле артында йөрүе – җан ­рәхәте.­
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев