Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

“Минем тормыш тарихы бик озын”

Кече Әтрәчтән Рауза һәм ­Тәлгать Садыйковларга гомер көзенә пар канатлы булып керү бәхете насыйп иткән.

(Тәтеш, 4 ноябрь, "Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина, фото Садыйковларның гаилә архивыннан).  “Шөкер, алтмыш ел бергә яшибез. Тәлгать абзар-кура тирәсендәге эшләрне, тавыкларны ашатып керә. Мин өйдә аш-су әзерлим”, – дип йомшак кына тавыш белән сөйли башлады үзләре хакында Рауза апа.  

Аның әйтүенчә, тормышлары җиңел булмый. Тигезлектә озак яшәүләренең серен дә күп сынаулар аша узу, балачактан ук авырлыкларны татып, ачысын-төчесен күреп үсү белән бәйли алар. “Үзем тумышым белән Апас районы Болын-Балыкчы авылыннан. Әнием кыска гомерле булды, ул ахирәт дөньясына күчкәндә 5 ай булган миңа. Әти 53 яшьтә бакыйлыкка күчте. Әни мәңгелеккә күзләрен йомганнан соң, әти алты тапкыр өйләнде. Шуңа да әти-әни рәхәте күрмәдем диярлек. Үги әни мине үзенә тәрбиягә алды. Күрде инде башкайлар. Менә шуннан аңла инде, кызым, ниләр кичергәнемне”, – диде Рауза апа  моңсу тавыш белән.
“Бирегә ничек килеп чыктыгыз?” – дим.

“Әбием әлеге авылда яши иде, кунакка кайттым да, биредә калдым. Авыр еллар михнәтен шактый күрдек. Ачлык-ялангычлык вакытларын үз башыбыздан кичердек. Алтынчы сыйныфны тәмамлагач, колхоз эшенә чыктым”, – ди әңгәмәдәшем.

Ныгып җитмәгән үсмер кыз лабагрейкада эшли, көлтә җыя, ат та җигә. Ә Тәлгать абый учетчик була, ат белән ферма терлекләренә азык та ташый. 

“Бер айга өч сум ала идек. Пенсиягә 65 сум 65 тиен белән чыктым”, – ди барысын да төгәл хәтерләгән өлкән яшьтәге апа.

Тәлгать абыйга килгәндә, ул Кече Әтрәчтә туып-үскән. Шулай ук гомер буе колхозда эшләгән. Сүзебез яшьлек елларына әйләнеп кайта. Кичке аулак өйләр хакында гәпләшеп алгач, ничек, кайда танышулары турында ­сораша башладым. 

“19 яшемдә кияүгә чыктым, кызым. Тәлгать абыең белән Зур Әтрәчкә барганда сөйләшеп киттек. Озак очрашып йөрмәдек, ул чакларда шулай иде бит. Ул минем янга капка төбенә килгәч киңәшләштек тә, Тәлгать белән әнисе безгә, минем “кулны сорарга” менделәр. Әби каршы килмәде, риза булды. Шулай итеп, аның энесе Рифкать, күршеләре Җәүдәт, Тәлгать үзе өчәүләп мине кәләш буларак җигүле атка утыртып алып кайтып киттеләр. Янымда дус кызым Нәкыя да бар иде. Башта каенанам мендәргә бастырды, юка, бал белән май каптырды, изге теләкләрен әйтте. Аннары инде мулла чакыртып никах укыттылар, туй ясадылар. Тормышлар әллә ни җитеш булмаса да, туйларны күңелле итеп уздыралар иде. Шунысы хәтердә калган, Болын-Балыкчыдагы дәү әниләр дә “кияү” итеп чакырдылар. Ул чаклар бер дә онытылмый”, – ди әңгәмәдәшем яшәреп киткәндәй. 

Алар гаилә учагын шулай башлап җибәрә. Тормышларына бәхет нуры өстәп туган кызлары, ни аяныч, сабый чактан ук вафат була. Аннары бер-бер артлы Таһир, Нурия, Рушан, Гөлгенә, Гөлүсә якты дөньяга аваз сала. Аларны үстереп, олы тормышка чыгаралар. Хәзер инде ­оныклар буй җиткергән, онык­чыклары матур гына үсеп килә. “Улларыбыз, киленнәребез, кызларыбыз, кияүләребез бик әйбәт, кайткач юып-җыеп, эшләп китәләр.

Балалары да аларга безне тәрбияләгәндәй хөрмәт күрсәтсеннәр”, – диде Рауза апа мактау сүзләрен яудырып.

Сөйләшүдән белгәнебезчә, өйдә барлык уңайлыклар да бар: су, газ кергән, душ куелган.

Рауза апа операция­ләр кичерсә дә, күзе күрүе начар булса да, һич тә зарланмый. Тәлгать абый­­ның колаклары начар ишетә икән. Шун­лыктан аның белән ара­ла­ша алмадык. Шулай да өлкән кеше биш вакыт намазын калдырмый булып чык­ты. Элек авылдагы мәчеткә дә йөр­гән, аның тарафыннан авыл өстенә моңлы азан ­тавышы еш яңгыраган. 

“Тәрәзәдән Яршуганны (искәрмә: каршы яктагы тау шулай дип йөртелә) карыйм, тирә-юньне күзәтеп яшим. “Тәтеш таңнары”н көтеп алабыз. Башта беребез, аннары икенчебез карап чыга. Күзем начарлангач, Тәлгать укып бирә. Район хәлләрен белеп торасыбыз килә. Ә үземә килгәндә, минем тормыш тарихы бик озын”, – дип йомгак­лады сүзен Рауза апа, шалтыратуым өчен изге теләкләрен белдереп. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев