Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Миңзифа Сәгыйтова: “Минем фән халык мәдәнияте белән бәйле”

5 октябрь – Укытучылар көне


Миңзифа Сәгыйтова, Олы Тархан урта мәк­тәбе укытучысы:
– Мәктәп – минем тормышым. Туган авылым Түбән Тархан мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башладым. Балалар да, без, укытучылар кебек, бик күп түгел иде, һәрбер бала белән аерым эшләдек. Мәктәп мохите өйдәгечә, дусларча иде. Җиде елдан соң миңа Олы Тархан мәктәбенә күчәргә тәкъдим иттеләр, мин дә шунда укып чыккан идем. Ә 2016 елда, яңадан әзерлек узгач, биредә туган тел (татар теле) һәм әдәбият укыта башладым. Балаларның минем дәресләргә теләп килүләре, аларга кызыклы булуы сөендерә. Беренче сыйныфта алар туган телдә күп сүзләрне белмиләр, аз сөйләшәләр,  дөрес яза алмыйлар, әмма аларның сүз байлыгы елдан-ел арта, ә сөйләмнәре байый бара, югары сыйныфларда инде безнең балалар иркен аралашалар, иншалар язалар, татар язучыларының әсәрләрен укыйлар. Һәм, иң мөһиме, туган телнең никадәрле бай һәм матур булуын аңлыйлар. Мин үзем дә Туфан Миңнуллин, Ринат Мөхәммәдиев һәм башка авторларның әсәрләрен укыйм. Безнең укучылар фәнни-гамәли конференцияләрдә, республика күләмендәге олимпиадаларда катнашалар, уңышларыбыз һәм җиңүләребез бар. Мисалга, “Туган авыл” республика конференциясендә без беренче урынны алдык, ул бик абруйлы булды. Минем фән халык мәдәнияте, иҗаты белән тыгыз бәйләнгән. Чыгарылыш сыйныф катнашында чигү белән шөгыльләндек, милли бизәкләрне өйрәндек, үз эшләребезне тө­бәкара конференциядә тәкъ­дим иттек, югары бәя алдык. Укучыларның барлык казанышлары – безнең бөтен педагогик коллективның хезмәте, әлбәттә, минем дә моңарда катнашым булуына шатмын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев