Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Музыка баланың эчке дөньясын баета

27 сентябрь – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне.

“Сабый” балалар бакчасының музыка җитәкчесе Марина Кварталова нәниләргә 45 елдан бирле инде музыка дөньясын ача. 


– Минем балалар белән эшләү һөнәрем әнием Зоя Ивановна үрнәгендә барлыкка килгәндер, дип уйлыйм. Ул да мәктәпкәчә яшьтәге балаларда музыкага мәхәббәт уятуга берничә дистә елын багышлады. Мин аның киңәше буенча безнең музыка мәктәбендә укыдым, дәресләр ми­ңа ошый иде, бик теләп йөрдем. Башта мин Казан­да ­педагогика училищесын тә­мамладым, тәр­бияче булып эш­ләдем, ә Тәтешкә кү­ченеп кайткач, “Кояшкай” балалар бакчасына музыка белгече булып эшкә урнаштым. Ул чакта биш төркем бар иде, гадәттә бер көнгә өч дәрес үткәрдем. Коллектив дус иде, тәҗрибәле тәрбиячеләр миңа һәр нәрсәдә ярдәм иттеләр. Менә 33 ел инде мин “Сабый”да хезмәт куям, анда хезмәттәшләремнән дә, ата-аналардан да һәрчак булышлык табам. Музыка дәресләре сабыйлар өчен бик мөһим дип уйлыйм, бу аларның эчке дөньясын баета, бию хәрәкәтләре юнәлешне, тоемлау хисен үстерә. 

Сабыйларны кабул итеп алганда, һәр тапкырында да, дәрес барышында мин аларның ничек үзгәрүен, аларга ничек итеп яңа әйберләр өйрәнүе ошавын күзәтәм, алар яңалык үзләштерәләр, кыскасы, күзгә күренеп үсәләр. 

Бәйрәм һәм ­башка төрдәге ­чараларга әзер­ләнү шактый көч һәм ­вакытны ала, зур ­сабырлык таләп итә, бо­лар­ның ­барысы да сабыйларның чыгышын ­караганда үзен аклый. Бездә тәрбияләнүчеләр әти-әни­ләре алдында иҗа­ди сәләтләрен бик те­ләп күрсәтәләр, алар  да үзлә­ренең сабыйлары өчен шатланалар. Бездәге күпчелек чыгарылышлар инде мәктәп укучылары булгач, музыка мәктәбенә бик теләп йөриләр, бәйгеләрдә актив катнашалар, һәм музыка белән шөгыльләнү кемнеңдер һөнәренә дә әйләнә.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев