Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Надежда Ануфриева: “Коллективтан башка мөдир була алмаган булыр идем”

27 сентябрь – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне

Хезмәт ветераны, халык мәгарифе отличнигы Надежда Ануфриева шәһәрдәге “Миләшкәй” балалар бакчасына чирек гасырга якын җитәкчелек иткән, анда эшләргә ул Тәтешнең педагогика училищесыннан килгән.


– Һөнәрем буенча мин географ, ләкин бу мине куркытмады, үземне яңа өлкәдә сынап карарга булдым. Мин күп нәрсәләргә ирештем дип саныйм, чөнки шул еллар эчендә беркайчан да миңа балаларның да, ата-аналарның да, коллективның да күзенә карарга оят булмады. Балалар бакчасындагы коллектив эшкә сәләтле, көчле, белемле булды. Без барысын да булдыра алдык. Төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнаштык һәм бик еш җиңүләр яуладык, район җитәкчелеге безне барлык башлангычларда хуплады. Без фикердәшләр булдык, һәм безнең балалар бакчасындагы сабыйларга барысы да яхшы булсын өчен тырыштык,  чөнки бу – алар ата-аналарыннан башка гына кичергән беренче социаль мохит. Сабыйларга балалар бакчасында нәрсә кирәк соң? Аларга ярату кирәк. Без моны бүләк итәргә тырыштык. 

Коллективтан баш­ка мөдир була алмаган булыр идем. “Миләшкәй” балалар бакчасында эш­ләгән елларым минем өчен гомер буена якты хатирә булып калды. Пенсиягә киткәндә мин яхшы башлангыч калдыруымны аңладым, ә хәзерге коллектив безнең матур традицияләрне дәвам итә, – дип уртаклаша ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев