Наилә Кириллина: “Үз эшемне яратам”
Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында инде 36 елдан бирле эшлим. Тәтештә туып-үстем. Һәм мәктәпне тәмамлагач, совхоз-техникумга укырга кердем (безнең уку йорты элек шулай аталды).
(Тәтеш, 14 август, "Тәтеш таңнары", Алинә Тарханова (автор фотосы)). Наилә Кириллина: – Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында инде 36 елдан бирле эшлим. Тәтештә туып-үстем. Һәм мәктәпне тәмамлагач, совхоз-техникумга укырга кердем (безнең уку йорты элек шулай аталды).
Гаҗәеп педагоглар Кифая Шәфикъ кызы Мөхәммәтшина, Алевтина Васильевна Офицерова безне агрономия серләренә төшендерде. Алар минем остазларым да булды, үземнең хезмәт юлын башлаганда алар белемнәрен һәм тәҗрибәләрен бик теләп уртаклаштылар: башта ботаника бүлмәсендә лаборант булдым, аннары читтән торып уку бүлегендә секретарь, ә инде 2014 елда әлеге бүлекнең мөдире. Мөсәлия Фатыйх кызы Шәмсетдинова, Татьяна Александровна Поликарпова белән бергә эшләгән вакытларны һәрвакытта хөрмәт белән искә алам. 2002 елда югары уку йортын тәмамладым. Бер үк вакытта аграр юнәлештәге югары уку йорты вәкиле булып эшләдем. Эшемне хезмәттәшләрем бәялидер, дип уйлыйм.
Ул үзенең тырыш хезмәте өчен күп тапкырлар бүләкләнгән, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары бар. Минем тормышым ничектер башкача булыр дип беркайчан да уйлап карамадым. Үземнең шәһәремне яратам, аның көннән-көн матурлана баруына сөенәм. Иртәдән техникумга ашкынып барам, барысы өчен чын күңелдән борчылам. Уку елына укучылар җыелганда һәм инде чыгарылышларыбызның техникумны тәмамлау турындагы дипломнарны алганда һәрвакытта шатланам. Җаныма якын техникум хакында һәрвакытта горурланып сөйлим, аны пропагандалыйм, абитуриентларны җәлеп итәм, аларның һөнәр сайлавына үкенмәячәгенә ышанам. Алар турында дусларга һәм танышларга сөйлим, һәм җавап буларак, алар безгә балаларын китерә. Көндезге һәм читтән торып уку бүлегенә планда каралган санда абитуриентлар җыелгач, йөрәк тынычланып китә.
Үз эшемне, һәр нәрсәдә тәртип булуын яратам. Бу барыннан да бигрәк документларга кагыла. Көнчыгыш мәкале бик хаклы: “Йортта тәртип икән – күңелдә дә тәртип”. Эштә дә шулай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев