Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Нәселдән килгән механизатор

“Новая Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесе игенчеләре уңышны урып-җыялар һәм көзге чәчүгә әзерләнәләр.

Данияр Мөхәммәтуллин – хуҗалыкта урып-җыю вакытларында гына эшләвенә карамастан, нәселдән килгән механизатор.  

“Новая Заря”да аның әтисе Илфат һәм әтисенең бертуганнары – Илшат белән Илсур да яшьтән үк хезмәт куйган. Алар­ның барысы да һөнә­ри юлны комбайнчы яр­дәмчесе вазифасыннан башлаган.

– Белгечлегем буенча мин агроном. Хатыным һәм улым белән Казанда яшибез, күмәч-кондитер комбинатында эшлим. Урак өсте башлангач, төп эш урынымнан ял алам, туган авылыма кайтам һәм комбайнда кырга чыгам. Бу авыл хуҗалыгы предприятиесенә дә яр­дәм итү, минем өчен ях­шы гына акча эшләп алу мөмкинлеге дә. Мин 13 яшьтән комбайнчы яр­дәмчесе булып эшләдем. Ә комбайн штурвалы артына әти мине тагын да иртәрәк утыртты, мин беренче сыйныфта укыган чакта ук. Борчак урып-җыйганны хәтерлим. Әтинең энесенең комбайны җимерелгәч, ул аңа булышырга дип китте, ә машинаны миңа үземә йөртергә ышанып тапшырды. Тәэсирләр көчле булды, әлбәттә, – дип искә төшерә Данияр Илфат улы. 

Ул заманча техникада эш­ләү – үзе бер канәгатьлек ки­терә, дип билгеләп үтә. 

Аның куәте дә күбрәк, меха­ни­затор өчен барлык уңай­лы шартлар да булдырылган.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев