Әни – төп тәнкыйтьче
Шәһәребезне үстерүгә зур өлеш керткән сәләтле кешеләр шактый.
(Тәтеш, 20 август, «Тәтеш таңнары», Полина ВОЛОДИНА, фото Александра Жированың шәхси архивыннан). Александра Жирова – шундыйларның берсе, чөнки аңардан башка бер генә мәдәни чара да үтми диярлек. Ул сәхнәдә дүрт яшьтән бирле чыгыш ясый, яшь кадетларның “Ватанның яшь талантлары” Бөтенроссия фестивале җиңүчесе, сәләтле яшьләргә ярдәм итү буенча премия лауреаты, “Этномириада” һәм “Кунаклашу” Халыкара бәйгеләре дипломанты булып тора. Болар хакында күбрәк белү өчен без әлеге кыз белән очраштык.
– Александра, бераз үзең хакында сөйлә әле. Җырлау белән ничә яшьтә шөгыльләнә башладың һәм синең шул вакытта ук барысы да уңышлы килеп чыктымы?
– Бервакыт мин подъезда баскыч буйлап төшкәндә нәрсәдер көйләдем, ә күршебез Элеонора Калашникова мине ишетеп алган. Шулай итеп 4 яшемдә “Забава” вокаль-эстрада студиясенең беренче составына эләктем. Аннары бик озак тәнәфес булып торды һәм шөгыльләнүемне бары тик икенче сыйныфта гына дәвам иттем. Барысы да баштан ук уңышлы чыкмады, әлбәттә, әмма мин тырыштым.
– Синең холкыңда нинди көчле яклар бар?
– Үҗәтлек, хезмәт сөючәнлек, эшкә сәләтлелек һәм уку теләге, дип уйлыйм.
– Син үзеңне кайда тормышка ашырырга теләр идең?
– Мин үземне күп кенә эшчәнлек өлкәләрендә тормышка ашырырга теләр идем. Шуларның берсе – халык иҗаты. Хәзерге вакытта мин әлеге юнәлештә һөнәри белем алам – Казан дәүләт мәдәният институтының музыка факультетында хор һәм этноүзешчән иҗат һәм белем кафедрасында укыйм. Мин фольклорны бик яратам. Безнең рус халкының матурлыгы җырларда, биюләрдә, гореф-гадәтләрдә чагыла һәм, бу хакта күбрәк белү өчен, мин әлеге белгечлекне сайладым.
– Синең иҗатыңда тәнкыйтьче сыйфатында кем чыгыш ясый. Син үз-үзеңне тәнкыйтьлисеңме?
– Минем барлык эшләрнең иң төп тәнкыйтьчесе – ул әнием. Һәм нәрсә генә эшләсәм дә, ул үзем өчен генә түгел, шулай ук аның өчен дә. Мин үз-үземне бик тәнкыйтьләүчән: үземне беркайчан да мактамыйм һәм минем һәрвакытта барысы да начар килеп чыга дип уйлыйм, шуңа күрә бар көчкә эшлим.
– Синең иҗат шигарең ниндирәк?
– Шигаремне күңелдә генә саклап торырга тырышам: “Нәрсә генә булса да – һәрвакытта үзеңә ышан, тормышка ышан, иртәгәге көнгә ышан, син нәрсә генә эшләсәң дә, барысына да ышан”.
– Уңышыңның сере нәрсәдә?
– Үсү, эшләү һәм, әлбәттә инде, үз эшеңне ярату теләге, дип уйлыйм.
– Син нәрсә белән күбрәк горурланасың?
– Иң игелекле, талантлы кешеләр яшәгән шәһәрдә туып-үсүем белән.
– Башлангычларыңда сине кемнәр хуплый?
– Мине һәрвакытта гаиләм хуплый, авыр минутларда туганнар ярдәм итә. Моннан тыш, район мәдәният йорты хезмәткәрләре минем уңышларга сөенәләр һәм һөнәри киңәшләрен бирәләр. Тәтеш районын үстерүдә гаять зур өлеш кертүгә минем вакытым әле булыр, дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев