Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Николай Булыгин сиксән яшьтән узган булса да, аңа бу яшьне биреп булмый әле

Тормышында музыка­ның ничә елдан бирле килүен Николай Иванович үзе дә исәпләргә алынмый.

(Тәтеш, 15 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).

Николай Булыгин сиксән яшьтән узган булса да, аңа бу яшьне биреп булмый әле. Ул пөхтә һәм җитди карашлы кеше, ләкин моның белән беррәттән җор телле дә, Тәтеш үзәк район хастаханәсендә кырык ел – теш технигы, сигез ел механика заводында мастер булып эшләгән һәм гомеренең күп өлешен тынлы оркестрда уйнаган.   

Тормышында музыка­ның ничә елдан бирле килүен Николай Иванович үзе дә исәпләргә алынмый.  
– Бөтендөнья Пионер оешмасына 25 ел тулган вакытта мин 6нчы сыйныфта укый идем һәм Пионерлар йортына бардым. Бәйрәм чарасы уңаеннан миңа “Пионерская зорька”дан чакыруны ятларга әйттеләр. Радиода шундый  тапшыру бар иде. Быргы бирделәр, “Бар, яшелчә бакчасында кабатла”, – диделәр. Пионер оешмасының юбилее хөрмәтенә стадионда гаять зур учак ясадылар. Бөтен районның пионерлары тезелешеп бастылар. Мин уртага чыгып, быргыда кычкырттым. Музыкага тартылуым шул вакытта барлыкка килде, ахрысы. Гаиләбездә барысы да җырлыйлар иде, – дип сөйли ул.    

Николай Иванович мәк­тәп­кә ике тапкыр укырга кергән. 1944 елда, алты яшендә, барлык дуслары парта артларына утыргач, ул да укырга барырга сораган. Бу чагында укый-яза белгән – апасы өйрәткән. 

–   Бардым, бер дәрес утырдым. Барысы да ниндидер таяклар ясыйлар. Күңелсез була башлады да, торып кайтып киттем, ә кинотеатр каршында ул чакларда сәүдәгәрләрдән үк калган ашлык бараклары бар иде. Без анда карта уйнадык. Мин һәр көнне иртән чыгып китәм, әни миңа үзем белән икмәк, тагын берәр нәрсә бирә иде. Бер айдан соң укытучы аңардан: “Ә нигә сезнең Николай мәктәпкә йөрми?” – дип  сораган. Моңардан соң миңа эләкте әлбәттә, һәм кабат балалар бакчасына илттеләр. Өйдә мин бөтенләй дә диярлек утырмадым, миңа бары тик радионы тыңлавы гына кызык иде. Сугыш хакында тыңладым. 1943 елдан абыем сугышта катнашты, – дип уртаклаша Николай Иванович. – Тәтештәге әсир немецларны яхшы хәтерлим. Алар бик күп иде. Вахитов урамындагы иске мәчет янында ясле бар иде, әмма аны җимерделәр, түбәсенең хәрабәләре генә калды.  Немецларны шунда урнаштырдылар да инде. Халык алар белән танышыр өчен шунда йөгерде. Әсирләрнең авыз гармуны бар иде. Әлеге музыка коралына алыштырыр өчен мин әнидән ипи бирүен үтенә идем. Немецларның барысын да без Ганслар яки Фрицлар дип атап йөрттек. Шуларның берсе мине гармунда уйнарга өйрәтте.     
Тәтешлеләрнең бөтен гомере диярлек Идел яры белән бәйле. Николай Ива­но­вичның хатирәләре буенча, кечерәк калкулыкта верандасы белән елга вокзалы булган.

– Без анда кәсеп иттек, балык тоттык. Ул баклешка (уклейка) дип йөртелде. Идел тар гына иде. Кычкыр­саң, ярның икенче ягына тавыш ишетелеп торды. Агымы – көчле, суы – чиста, эчеп була иде. Һәм көннәрнең берсендә немецларны алып килделәр. Алар Вахитов урамыннан баскыч буйлап таудан төштеләр. Кинәт икмәк тутырылган капчыклар ташый башладылар. Без моны ничек аңладыкмы? Яңа пешкән икмәк исе таралды. Моны барысы да сизеп алдылар. Әлеге искә барысы да шунда йөгерделәр. Немецларны өч-дүрт автоматлы сакчы озатып йөрде. Алар төялгән арада, безнең кешеләрнең боҗрасы торган саен кысыла барды. Бер капчык чишелеп китте, һәм халык тын калды. Немецларга никадәрле күп ипи бирелүен күрделәр, кешеләр бу хәтлене  беркайчан да күрмәгәннәр инде. Автоматчылар аны җыеп алырга Балымерга ыргылдылар, ә хатын-кызлар акыра башладылар. Ак, чүбекле ипи иде. Элегрәк мин кешеләрдә немецларга карата нәфрәт булуына игътибар итмәдем, ә шул чакта мин моны күрдем, – дип искә төшерә Николай Иванович.
Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев