Ныклы терәк
Тәтештән Мамкиннар алтын юбилейларын билгеләп үттеләр.
(Тәтеш, 11 гыйнвар, «Тәтеш таннары», Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы)). Үткән елның соңгы атнасында без Мамкиннарда кунакта булдык. Алар икесе дә, үзләре белдергәнчә, Килдеш ягыннан: Галина Алексеевна авылның үзеннән, ә Геннадий Васильевич – күршедәге Кызыл Күлдән. “Бер-беребезне күптән белдек, – дип сөйли хатыны. – Без Генаның сеңелесе белән күршеләр булып яшәдек, бик дуслар идек. Ул аларга килгәч чөгендер эшкәртте, борчак чапты. Мамкиннарның барысы да хезмәт сөючәнлекләре, намуслы булулары белән дан тоттылар”. Гаилә башлыгы болай дип өсти: “Әтием Василий Кириллович дөреслекне күзгә бәреп әйтә иде, механизатор, трактор отряды бригадиры булды, җәен мин аңарда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Сугыш вакытында аның бронь булса да, Ватанны дошманнардан сакларга киткән, бәхеткә, исән кайткан”.
Галина Алексеевнаның да балачагы хезмәттә уза, өч сабый белән тол калган әнисенә ярдәм итә. Мәктәпне тәмамлагач, кыз авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң Чирмешән районына китә, агрономны бер елдан комсомол райкомына икенче секретарь итеп күчерәләр. Ул туган авылына кайткач клубка бара, анда армиядән демобилизацияләнгән егетне күрә, һәм шунда ук элекке танышын таный. Ә биюләрдән соң ул аны инде капка төбендә көтеп торган була. “Туганнарның киңәше хак булды, инде илле ел тату гомер кичерәбез. Ике балабыз, дүрт онык, оныкчыгыбыз бар, киленнәребез бик әйбәт”, – ди гаилә башлыгы.
Ир белән хатынның хезмәт стажы икесенең дә 40 ел. Геннадий Васильевич лаеклы ялга чыгар алдыннан социаль яклау бүлегендә әйдәп баручы белгеч булып эшли, Галина Алексеевна – ит комбинатында баш бухгалтер урынбасары. Аларны үз эшләрендәге осталыклары өчен ихтирам итәләр, хезмәтләре өчен бирелгән дипломнары да шул хакта сөйли.
“Узган елларда, – дип искә төшерә хуҗабикә, – эштә дә, өйдә дә, яшелчә бакчасында да ару-талуны белмәдем. Ул чакта боларның барысы да ничектер җиңел эшләнде, чөнки ирем, балалар һәр нәрсәдә булышты. Янәшәңдә ныклы терәгең булганда яшәве күпкә җиңелрәк шул”.
Һәм, чынлап та, алтын юбилярларның горурланырлыклары да бар: балалары Сергей белән Игорьны да үрнәк булырлык итеп үстерделәр, алар республикабызны һәм илне спорт казанышлары белән данлыйлар, кешеләр гомерен коткаралар. Хәзер эстафетаны инде оныклары кабул итеп алды, алар Россия, Халыкара ярышларда уңышларга ирешә. Әңгәмәбез барышында Мамкиннарга оныклары Геннадий Казанда узган спортчыларны хөрмәтләү тантанасыннан кайткач килде. “Әби белән бабай безне игелеккә өйрәтәләр, – диде оныклары. – Без аларның кайгыртучанлыгын, ярдәмен тоябыз”.
Уңган хуҗабикә әзерләгән мул табын янына җыелган вакытлар Мамкиннар өчен иң зур бәйрәм булып тора. “Яңа елны билгеләп үтмибез, ураза ае бара, – диләр алар, – ә Раштуада матур гадәт буенча бергә җыелабыз”.
“Әбием бик тәмле торт пешерә”, – диде беренче сыйныфта укучы Василиса. Язма геройларыбызның йөзе яшәрде дә, балкыды да, чөнки алар чиксез ярату хөкем сөргән зур гаиләне үз тормышларындагы иң мөһим казаныш дип саный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев