Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Өченче буын укытучы

Владимир Подаков Тоншерма урта мәктәбендә утыз елдан күбрәк химия һәм биология укыта.

– Бөек Ватан сугышына кадәр үк минем бабам Александр Никитич,  ул тумышы белән Олы Шә­мәктән, педагогика училищесын тәмамлаганнан соң бил­ге­ләнеш буенча Тоншерма урта мәктәбенә укытырга кайткан. Шулай Тоншермада калган да. Башлангыч мәктәптә белем биргән, өлкән сыйныфларда тарих алып барган. Әтием Геннадий Александрович та укытучылык юнәлешен сайлаган. Укытучылар җитмәгәнлектән, мәктәпне тәмамлагач ук педагог булып эшкә урнашкан. Аннары армиядә хезмәт иткән, Тоншермага кайткан һәм балаларга химия, физика, биология, физкультура дәресләре укыта башлаган. 1985 елда аны ­партия эшенә күчергәннәр.    

Мин башта медицина учи­ли­щесын тәмамладым. Армиядә хезмәт иткәннән соң 1990 елда өйгә кайттым. Ул вакытларда Тоншерма мәктәбе директоры Ольга Ивановна Макарова иде, ул минем вакытлыча, укытучы табылганчы, Тоншерма мәктәбендә химия белән биология фәнен укытып торуымны үтенде. Һәм әлеге “вакытлыча” инде 35 елга кадәр диярлек сузылды, – ди елмаеп Владимир ­Геннадьевич.

Шушы вакытлар дәва­мында ул берничә йөз мәктәп укучысына белем биргән. Аның укучылары педагог­лар, табиблар, хәрбиләр булган, һәм аларның һәркайсын­да укытучының мәктәп елларында белем бирүгә керткән күңел җылысының бер өлеше яши.  

фото: Подаковлар гаилә архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев