Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Өйләре гөрләп тора

Үткәннәрне барлаганда сагынып искә алырлык еллар бар икән, димәк, яшәлгән мизгелләр заяга узмаган.

(Тәтеш, 3 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Сания СӘМИГУЛЛИНА, Сәлаховларның шәхси архивыннан).  Тәтештә яшәүче Талия Сәлахова да үзенең илле бишенче туган көнен каршылаганда күңелле балачак, онытылмас яшьлек хатирәләрен тагын бер кат йөрәк түрендә яңартачак. Ул Келәш авылында ишле гаиләдә төпчек кыз булып якты дөньяга аваз сала. Биредәге сигезьеллык мәктәпне тәмамлый һәм ике ел Буа шәһәренә йөреп укый. Аннары Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында агроном белгечлеген үзләштерә. Шуннан соң яшь кыз туган авылына эшкә кайта. Ләкин аңа кыр киңлекләрендә үсеп утыр­ган игеннәрнең уңышы белән сөенергә туры килми, авыл кибетенә сатучы кирәк дигәч анда урнаша. 

Яшьлекнең иң гүзәл чагында, әлбәттә, клубларга йөрүләр, кич утырулар, егет-кызларның бергәләп халкыбыз уеннарын уйнау­лары кемнең генә күңелендә тирән урын алмады икән?! Талия ханым да ничек итеп тормыш корып җибәрүләре, район үзәгенә күченүләре хакында елмаеп искә ала. 

“Авылдашым Тәлгать (хәзер мәрхүм инде) белән дуслыгыбыз гаилә учагын кабызырга этәргеч булды. Олы кызыбызга сигез ай вакытта Тәтешкә күчендек. Мин юл идарәсенә эшкә урнаштым, аннан безгә фатир бирделәр. Аңарчы иске бер йортта яшәгәнлектән, бу безнең өчен әйтеп бетергесез бәхет һәм шатлык булды. Әлеге оешмада 16 ел хезмәт куйдым, – ди әңгәмәдәшем күңел сандыгындагы хатирәләрне барлап. – Кызым Чулпанның (рәсемдә уңда) инде үз гаиләсе, Казанда яши. Улым Айрат – Тәтештә”.

– Тәрбиягә бала алып үстерү теләге күптәннән бар идеме? – дим.

– Үземнекеләр үскәч, яңа җиткезгән йортта балаларның шат авазын ишетәсем килде. Һәм шул чакта сабый алырга кирәк дигән уй туды, – ди Талия ханым. – Башта өч бала алдым, аларны үстереп олы тормышка чыгардым. Аннары Питрәч балалар йортыннан 4 нарасыйны үз канатым астына сыендырдым. Аларга әни назы бирергә тырыштым, буй җитә башлагач эшкә өйрәттем. Тормыш иткәндә барысын да белү кирәк. Бик тату яшибез. Олылары хәзер кунакка кайтып йөриләр, ә кечеләренең яхшы билгеләренә укуларына бик сөенәм. Төрле бәйгеләрдә катнашып, грамоталар, медальләр алалар. Киләчәккә хыяллары да бар. Алар чынга ашар дип өметләнәбез.

Талия Габделхак кызы хәзерге вакытта сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Яшьлектәге хезмәт эшчәнлегендә алган тәҗрибәнең никадәрле еллардан соң да кирәге чык­кан. Һәм ул моның шулай икәнлеген үзе дә яшерми.
“Гомер бик тиз үтә икән. Яшәгәндә авырлыклары да, шатлык-сөенечләр дә шактый булды. Язмышымнан канәгатьмен, бүгенге көнем, шөкер, җитеш. Туганнар белән аралашып, кунакларга йөрешәбез, кирәк вакытта бер-беребезгә ярдәм итәбез. Балаларым бергә җыелганда өебез гөрләп тора”, – диде юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев