Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Педагог һәр баланың сәләтле булуына ышана

Педагог Наталья Кислова Нармонка урта мәктәбендә ярты гасырдан күбрәк балаларны белем юлыннан алып бара.

(Тәтеш, 23 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова). Наталья Петровна мәк­тәптә укыганда ук укытучы булырга уйлаган.

Безне башлангыч сыйныфларда Татьяна Михайловна Митрофанова укытты. Ул кырыс, гадел, аның дәресләре мавыктыргыч уза иде, минем дә аңа охшыйсым килде, – ди тәҗрибәле педагог.

Мәктәпне тәмамла­ган­­нан соң ул Тә­тешнең пе­да­гогия училищесында укыган. Диплом алган белгечне Монастырскийга эшкә җибәргәннәр. Авылдагы шушы мәк­тәпне, педагогларны һәм укучыларны ул әлегә кадәр җылылык белән искә ала.

Тик язмыш үзенчә хәл иткән, кыз аннан киткән, Зеленовка авылында ту­ып-үскән егеткә кияүгә чыккан. Наталья Петровна дек­рет ялыннан соң, Нармонка авылы балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнашкан, бер үк вакытта мәктәптә химия һәм биология дә укыткан. Максатчан педагог үзлегеннән белем алган, чөнки яңа фәннәр өстәмә белем таләп итә, укытучылар эшчәнлеге дә, аның әйтүенчә, күңеленә хуш килгән.

Икенче тапкыр декрет ялыннан ул Зеленовка авылының аз комплектлы башлангыч мәктәбенә эшкә чыккан.
– Без анда бер гаилә­дәй идек, укучылар саны 5-6дан артмады. Безгә Нармонка урта мәктәбеннән инглиз һәм татар теле укытучылары укытырга килделәр, – ди Наталья Петровна. – Өйдәге сыман мохит хөкем сөрде – кайнар чәй, мич белән җылытыла, хәтта әле 2012 елда электр белән ягыла торган итеп ясагач та, йорт җылысы тудырган хисләр саклана иде. Укучылар тырыш, аларның ата-аналары аңлаучан, ярдәмчел иделәр. Сабыйлар инде күптән үсеп буй җиттеләр, шулай да алар белән очрашканда хәзер дә әле күзләрендә шатлык очкыннары күрәм, аралашабыз, аларның ничек яшәүләре хакында беләм.

Авыл мәктәбе ябылгач, укытучыларны Нармонка мәктәбенә кү­чергәннәр, анда ул башлангыч сыйныф укучыларын үз канаты астына алган.  
– Балалар әле берни дә белмәгән килеш килә, – дип җавап бирә тәҗ­рибәле педагог. – Миңа алар яклаучысыз булып тоелалар, үзеңнекеләр, якыннарың кебек, һәркайсы өчен бор­чыласың. Уку барышында алар буй җитәләр, коллективка әйләнәләр, аларны берләштерергә тырышам, бергә үсеш алабыз, бергә алгарышка омтылабыз. Аларны мәктәптән чыгарып җибәргәндә, ниндидер моңсулык биләп ала, аларга киләчәккә атларга кирәк. Бәхеткә, алар мине онытмыйлар, өлкән сыйныфларда да килеп йөриләр. Минем чыгарылышларым инде үзләре әти-әниләр булдылар, аларның барысы белән дә горурланам! 

Наталья Петровнаның быел дүр­тенче сыйныфта җиде укучысы бар. Алар­ның һәркайсы, аның фике­ренчә, сәләтле. 

– Безнең Арина Ябурова матур җырлый, экология буенча конкурста җиңүче Лиза Полосухинаның да тавышы үзенчәлекле, – ди укытучы. – Саша Трошина – бик тә сәнгатьле итеп укый, Арина Кувшинова һәм Кирилл Ивлев – рәсемне матур ясый, Илья Мугалимов һәм Артур Сәйфиев спорт белән шөгыльләнә.
Наталья Петровна мәк­тәп­тә укыту эш­лә­ре буенча завуч та булып тора. 

– Уку барышын кон­троль­дә тотам, расписание төзим, – дип сөйли ул. – Мәктәп буенча өлгереш яхшы, олимпиадаларда, спорт чараларында катнашабыз. Узган уку елында бездә ике чыгарылыш сыйныф укучысы бар иде, икесе дә – медальгә тәмамладылар һәм югары уку йортына укырга керделәр.

– Наталья Петровна коллективта, ата-аналар һәм укучылар арасында абруй һәм хөрмәт казана, – ди мәктәп директоры Талия Садыйкова укытучы турында. – Ул үз эшен ярата, балалар белән уртак тел таба, аның дәресләре һәрвакытта кызыклы. Ул – минем уң кулым, аңа һәрчак таянырга була. 

Еллар узган саен программалар, таләп­ләр үз­гәрсә дә, педагогның балаларга гадел булыгыз, һәрчак җиңел булмаса да, үз гамәлләрегез өчен җавап бирә белегез, ата-аналарны, башка кешеләрне хөр­мәтләгез, ярдәм итегез, дус­лыкның кадерен белегез, ул ныграк була  барсын, дип әйткән васыятьләре үзгәрешсез булып кала.

фотоны Наталья Кислова тәкъдим итте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев