План вакытында үтәлә
17 сентябрь - Урман хезмәткәрләре көне
Линур Сираҗев, Кариле участок урманчылыгының участок урманчысы:
– Урманчылык тармагында мин өч елдан күбрәк хезмәт куям, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң рәсми рәвештә эшкә урнаштым. Безнең эшчәнлек бик кызыклы, катлаулы, үзенчәлекле. Язын һәм көзен үсентеләр утыртабыз, планны һәрчак вакытында үтибез. Бәйгеләрдә һәм спорт чараларында катнашабыз. Җәен ялларсыз эшлибез, һәрбер тапкырында үз алдыбызга яңа бурычлар куябыз һәм барысын да үтәргә тырышабыз. Урманчы һөнәрен безнең гаилә һөнәре дип әйтергә була, минем абыем озак еллар урманчы булып эшләде. Балачактан ук аңа ярдәм итәргә барып йөрдем, шул чактан алып үземне урманнан башка күз алдына да китерә алмыйм.
Хезмәтем миңа бик ошый, табигатьтә һәм саф һавада эшләү – үзе бер рәхәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев