Почтаны кар машинасында да илтә
Светлана Вишнякова Киртәле почта элемтәсе бүлегендә хезмәт куя.
Светлана Вишнякова 2011 елдан почта бүлегенә җитәкчелек итә, аңа кадәр почтальон булып эшләгән. Аның бу тармактагы гомуми стажы – 20 елдан күбрәк.
Светлана Викторовна хәзерге вакытта өч авылга – Кадыш, Васильевка һәм Красный Востокка хезмәт күрсәтә.
– Үз эшемне яратам, кешеләр белән эшлибез. Хезмәт шартларыбыз әйбәт, безне мәктәп бинасына күчерделәр, биредә җылы һәм якты. Тик бәяләр генә, халык әйтмешле, “тешли”, товарлар яки язылу бәяләре булсынмы. Шулай да, авылдашлар товарларга заказ бирәләр, без аларны илтеп тапшырабыз. Җәй көне йөрүе җиңелрәк, чөнки машина белән барабыз. Кышын еш кына кар машинасында йөрергә туры килә. Аңлаучан кешеләр булуы яхшы, кире какмыйлар, – дип уртаклашты почта элемтәсенең тәҗрибәле хезмәткәре.
фото: публикация герое тарафыннан тәкъдим ителде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев