Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Поселкиннарның каралты­куралары зур

Кадышлылар Людмила һәм Николай Поселкиннар крестьян абзарында терлекләр күп булырга тиеш, дип раслый.

(Тәтеш, 3 февраль, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова (автор фотосы)). Кунакчыл ир белән хатын безне төзек йортның өйалдында каршылады һәм иркен чолан буйлап узганда без, кем әйтмешли, ишегалдындагы терлек исен сизмәдек. “Мал-туар асрый торган бинаны вакытында чистартырга кирәк, ә ирем кайгыртып торган “азык цехына” аерым урын бүлеп куелган”, – дип аңлата хуҗабикә.

Поселкиннарның каралты­куралары зур. “Авылда ничек инде терлекләр тотмас­ка? Элек һәр гаиләдә сыер асрадылар, ә хәзер нәрсә, туендырып торучылар күп калмады, – дип тәэсирләнеп фикер йөртә Людмила  Владимировна. – Безнең менә ике сыер, бозау, 30дан артык сарык, 20дән күбрәк дуңгыз, кош-кортлар, умарталар бар. Әгәр авылда эш юк икән – терлек асра – менә сиңа эш тә була, акча да”.

Аларның хезмәт көне ничаклыга кадәр сузылуы хакындагы соравыма ир белән хатын елмаеп җавап бирделәр, хәзер, кышкы вакытта, ул “кыскартылган”: биш-алтынчы яртыда торалар, кичке унбердә йок­ларга яталар, җәйге вакыт турында кыскача гына әйттеләр: “Аяктан егылганчы”.

Авыл кешеләренең иртәсе кайнар чәй яки кофе эчүдән башлана, аннары һәркайсын үз эше көтә: Людмила сыерлар сава, Николай барлык калган эшләр белән шөгыльләнә. “Безнең Матуркай инде яшь түгел, сөтне күп бирми, ә Зорька көненә һәр өч тапкыр сауганда  9ар литр сөт бирә, – дип сөйли авыл хатыны. – Кул белән савам, майны, каймакны да, сырны да үз рецептым буенча кулдан ясыйм. Буыннар авырта, әлбәттә, түзәрлек”.

Терлекчеләр ветеринар Нина Мохтарова хакында җылы итеп сөйлиләр, аны чакырып үзләренең малкайларының сәламәтлеген кайгыртып торалар икән.

Терлекләрне туйганчы аша­тыр өчен, ир белән ха­тын азык үләне чәчә, ташландык кишәрлекләрне сөреп, бәрәңге, кабак утырта. “Әнием Прасковья Емельяновага рәхмәт, аңа инде 86 яшь”, – ди Людмила Владимировна. Алты яшьтән ул көтүче ярдәмчесе, ә сигездән – көтүче булган. Тыл эшчәне безнең өчен – хезмәт сөючәнлекнең үрнәге. Аның ярдәмендә техника сатып алдык, Казанда укучы кече улыбыз Геннадий каникулларда, ялларда тракторда  ярдәм итә”. 

Поселкиннар гаиләсендә – өч бала. Виктор белән Оксана Санкт-Петербургта үз гаиләсен корган, өч яшьлек оныклары Аделина  әби белән бабайның зур шатлыгы. “Аларны җаваплы, хезмәт куеп табылган һәр тиеннең кадерен белергә өйрәтеп үстерергә тырыштык, алардан кайгырту һәм наз күрәбез”, – диләр ир белән хатын нәсел дәвамчылары турында. Кадыш җирендә туучылар авылдашларын хөрмәт итә, аларның йорты кешеләр өчен һәрвакытта ачык, өлкәннәргә биредә аеруча да зур ихтирам белән карыйлар. “Авыл бәйрәмнәренә барысы да ничек итеп күтәренке рухта килә, анда без бергәләп аралашабыз, чәй табыны оештырабыз, нинди матур җырлар яңгырый, йөрәк сөенә, – ди күзләрендә очкыннар чәчеп һәм ялкынлы тавыш белән Людмила Владимировна. – Алга таба да шундый очрашулар күбрәк булсын иде”. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев